Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү базарындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Шыгай авылында яшәүче Бибизакирә әби Насыйбуллина 101 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Акъәбигә район башлыгының котлаулары, бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова иң изге теләкләрен юллап, тагын да озын гомерләр теләделәр.
Миллионлаган халык, дистәләгән милләт яшәгән республикабызда дуслык, татулык идеяләре хөкем сөрә. Бердәм хезмәт, уртак тырышлыгыбыз безне бер максатка туплый һәм үсешкә алып бара. Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышаныч беркетә. Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да истәлекле көннәр белән тәбрик итәм. Дөньяларыбыз нурлы, тыныч, күңелләребез киң булсын!
Равил Хисаметдинов,
муниципаль район башлыгы.
Апас мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
“Апас“ спорт комплексында район оешма-предприятиеләренең волейбол яратучылары арасында көчле ярыш узды.
Район мәгариф бүлеге командасы быел кабат беренчелекне яулады. Икенче урынга спорт мәктәбе, өченче урынга район хакимияте егетләре командалары лаек булды.
1 ноябрьдә кичке алтыга кадәр Татарстан юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
ЮИД отряды Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән «Үзеңне сизелерлек ит»дигән акция үткәрде. Алар машина йөртүчеләргә тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт итү үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм барлык белешмәлекләр тараттылар. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүлеләрнең яктыртылмаган юлда күренүен арттыра һәм алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килү куркынычын шактый киметә.Хөрмәтле ата – аналар, яктылыкны кайтаручылар-бу, беренче чиратта, сезнең балагызның юлда куркынычсызлыгы! Шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибар итегез, балаларыгызның гомерен һәм сәламәтлеген саклагыз.
Казанда Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" татар җыры һәм музыка уен коралларының унынчы төбәкара ачык фестиваль-бәйгесе узды
Биредә районыбызның сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче сәләтле егет-кызлары да катнашты. "Инструменталь соло" номинациясендә Камил Җәләлиев, Сәйдәр Җәләлиев, "вокал соло" номинациясендә Амирә Мваку Дипломга лаек булдылар. "Шатлык" вокал ансамбле икенче урынны яулады. Җитәкчеләре Римма Макаева, Фатыйх Хисамов.
Колгынадан Нурлыбәнәт әби Сафиуллина 101 яшьлеген каршылады. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Равил Хисаметдинов шәхсән үзе килде.
Шыгай авылын урталай бүлеп агучы Имәлле елгасын тирәнәйтү, чистарту, тирә-юнен төзекләндерү эшләре сентябрь аенда башланып киткән иде. Республика программасы нигезендә башкарылучы әлеге эшне ноябрь аенда төгәлләү бурычы тора.