ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Равил Хисаметдинов Шыгай һәм Иске Йомралы авылларында үз эшчәнлекләрен алып баручы Крестьян (фермер) хуҗалыклары белән танышты, эшчәнлекләре белән кызыксынды.

Илдар Сагыйров, Рушан Мифтахов һәм Марат Минһаҗев тырышып-тырмашып эшчәнлек алып баралар. 

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Апаста искә алу чаралары узды.

Биредә тәрбиячеләр үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр һәм фикер алыштылар.

25 октябрь көнне Каратунның “Гөлчәчәк” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икътисади тәрбия бирү темасы буенча тәрбиячеләрнең районкүләм семинары узды.

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Апас туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә оештырылды.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

22-23 ноябрьдә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурсны оештыручылар - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында минераль ашламалар, нефть продуктлары һәм аграр товарлар биржасында сату механизмнарын үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды.

29 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясе тәмамлану, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Очрашу үзәк ресторанда түгәрәк өстәл артында узды. Биредә шулай ук җитәкчеләр, тикшерү хезмәте вәкилләре дә чакырулы иде.

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Идел буе Федераль округында беренчел медицина ярдәме күрсәтү оешмаларының эше буенча киңәшмә узды. Биредә районның баш табибы Алмаз Алиуллин һәм Урта Биябаш авылы фельдшеры Рәмзия Вәлиева катнашты.

Киңәшмәдә Урта Биябаш авылы фельдшеры Рәмзия Вәлиева Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Рәхмәт хатына лаек булды.

Олы Болгаер мәдәният йорты хезмәткәрләре “Иң яхшы авыл клубы“ республика бәйгесенең зона этабында җиңү яулап, өченче турга чакыру алган иде.

Алар ярышның Лаешта узган этабында да Сабантуй күренеше белән жюриның игътибарын җәлеп иттеләр. Клуб мөдире Рания Вәлиева республика этабында Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Дипломына лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International