Моңарчы 21 яше тулган һәр кеше, өч елга бер тапкыр яшәү урыны буенча диспансеризация узган булса, хәзер 40 яшьтән узганнар ел саен тикшеренү үтәргә тиеш була. 18 яшьтән 39 яшькә кадәр булганнар өчен массакүләм тикшерү үткәрү элеккегечә өч елга бер тапкыр дәвам итә. Моның өчен яңа мөмкинлекләр дә тудырылды. 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, эш бирүче тарафыннан хезмәткәргә диспансеризация узу өчен 1 көн, ә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә ике көн ял бирелә.
Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә район үзәк хастаханәсендә булды, биредәге төзекләндерү эшләрен, яңа җиһазларны карады, хезмәткәрләр һәм дәваланучы райондашлар белән аралашты, хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды. Районның баш табибы Алмаз Алиуллин эш шартлары, кабул итү бүлмәләре, бүлекләр белән таныштырды.
Дәваланырга килгән райондашлар хастаханәнең эшеннән, табибларның хезмәтеннән канәгать булуларын белдерделәр.
Шулай ук, Марат Садыйков җитәкчелек белән бергә Шәмәк авылындагы яңа гына төзелгән фельдшер-акушерлык пункты белән дә танышты.
Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә һәм Россия буенча мөселманнар берлеге эшләп килә.
Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе – Наилә Җиһаншина. Районда әлеге вазифага – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина билгеләнде. Әлеге хакта традицион дүшәмбе киңәшмәсендә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев тәкъдим итте.
Биредә Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская, Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов, архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Илмир Гыйльметдинов һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә хезмәт хокукларын яклауга, куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Барлык эш бирүчеләрнең хезмәт турындагы законнарга таянып эш итәргә тиешлеге ассызыкланды.
Апас мәктәбендә Татарстан Архив эше комитеты белгечләре мәктәп директорлары, укытучылар өчен махсус семинар-уку үткәрделәр.
28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы булды.
Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская , Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин Апаста армиягә китүче егетләр белән очрашты
Татарстан Республикасында 2019 елның 4 ноябрендә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан бай фотографияләр һәм видеодокументлар коллекциясен күрсәтү дә җитә.
25-26 октябрьдә Казанда «АК барс» Көрәш сарае базасында «авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне»нә багышланган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына Көрәш буенча ХХIV Татарстан Республикасы чемпионаты ярышлары узды.
Татарстан Республикасында 2020 ел уңышы өчен 498,1 мең га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге бодай, 121,6 мең га (24,4%) – көзге арыш. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр бирде.