ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Апас Үзәк ял паркы кабат моңга, шат авазларга күмелде. Райондашлар шат, күтәренке күңел белән ял паркына Искечә Яңа елны каршыларга ашыкты.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указын тормышка ашыру кысаларында төп милли проектларның берсе - «Демография» эшләнде.

Бүген көндез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, -3.градус. Җил көнбатыштан. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыр тыныч. Якын төндә алмашынучан болытлы һава, температура -4..-6°.
15 гыйнварда, тәүлек дәвамында югары басым фонында болытлы һава көтелә, төнлә -4..-6°, көндез -2..Җил көньяк-көнбатыштан. Кечкенә генә геомагнит ачулары да булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык ширкәтләреннән эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын финанслашу программасы буенча ремонтлауга гаризалар җыя башлады


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

12-14 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең 300дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә формалары аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга аларның иң популярларын тәкъдим итәбез:

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез  -  Россия матбугаты көне белән котлыйм!

13 гыйнварда, 18.00 сәгатьтә Апасның Үзәк ял паркында Искечә Яңа елны каршылау – Үзәк чыршыны ябу тантанасы була. Биредә “Болгар“ радиосы алып баручылары да катнашуы көтелә.Барлык райондашларны бәйрәм чарасына чакырабыз!

Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафинаны туган көне белән кайнар котлап, чәчәк бәйләме тапшырды.

 Киләчәктә сәламәтлек, шатлыклы көннәр, эшендә уңышлар, якыннарының, хезмәттәшләренең ихтирамын тоеп яшәвен һәм эшләвен теләде.

Биеш авылында яшәүче Демидова Зинаида Кирилловна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International