ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

8 гыйнварда “Апас“ зур спорт комплексында район башлыгы Кубогына милли көрәш буенча районара ачык зур бәйгедә үзебезнең Апас, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары яшь көрәшчеләре катнашты. Шулай ук Казаннның “Авиатор“ спорт залында якташыбыз, Йомралыда туып-үскән Илһам Волков туплаган да яшь көрәшчеләр командасы чакырулы иде.

Бүген көндез болытлы һава торышы, көчле кар, көчле томан, 0 градус..+2°, көнбатыштан талгын җил. . Геомагнит кыр тыныч. Кич белән-көчле кар, көчле томан. Якындагы төндә болытлы һава торышы, бераз кар, урыны белән томан, температура 0..-2°. Атмосфера басымы норма чикләрендә.  14 гыйнварда, тәүлек дәвамында болытлы һава көтелә, бераз кар, урыны белән томан, төнлә 0 градус..-2°, көндез -2..Җил көнбатыштан. 

Татарстан  Республикасында  авылда  кече хуҗалыкларны  үстерү  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров сөйләде.  


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле Апас районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү буенча республика конкурсының тавыш бирү этабы башланды.

Апасыбызның мөхтәрәм кешеләре хөрмәтләнде. Район мәдәният йортына авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш, фидакарь хезмәт куйган, төрле тармакларда эшләгән өлкән райондашларыбыз: терлекчеләр, механизаторлар, токарьлар, слесарьлар, эретеп-ябыштыру осталары, склад мөдирләре һәм 65, 60, 55, 50 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән, үрнәк тормыш юлы узган гаиләләр чакырылган иде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы яшь квалификацияле кадрларга ярдәм итү белән кызыксына, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын уздыру идеясен хупладык. Бу мәйданчык чит ил коллегалары белән авыл яшьләре хәрәкәтен үстерү һәм авыл территорияләрен пространстволы үстерү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк»,-дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов. Чарада шулай ук «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков катнашты.

Районның ЗАГС бүлегендә 2020 елның иң беренче сабые теркәлде. Шыгай авылында яшәүче Илнур һәм Гөлназ Гатиятуллиннар гаиләсенә шатлык өстәп кыз бала дөньяга аваз салды. Сабый гаиләдә өченче бала булып туган.

13 гыйнварда, 18.00 сәгатьтә Апасның Үзәк ял паркында Искечә Яңа елны каршылау – Үзәк чыршыны ябу тантанасы була. Биредә “Болгар“ радиосы алып баручылары да катнашуы көтелә.Барлык райондашларны бәйрәм чарасына чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International