ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

“Сәламәтлекне саклау” проекты кысаларында, авыл кешеләренә профилактик тикшерү үткәрү максатыннан республика районнары буйлап хәрәкәт итүче “Мобиль поликлиника” Апаска да килде.

Олы Болгаерда яшәүче Мөршидә әби Җиһангирова 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Луиза Сафинага, Айнур Гариповка, Салават Закировка , Радик Халиловларга “Халык дружиначысы” дигән таныклыклар тапшырылды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады,  ул  авылда  квалификацияле    хезмәткәрләрнең  статусын  һәм  абруен  күтәрү  максатында  оештырыла. 

Апас урта мәктәбе, Үзәк китапханә, “Сәләт” балалар иҗат үзәге, аграр көллият һәм районның барлык мәктәпләрендә 600 дән артык кеше парта артына утырып татарча диктант язды. 

 

Быел дүртенче тапкыр оештырылучы акциягә хакимият вәкилләре, укучылар, укытучылар, оешма җитәкчеләре, гомумән, кемнең татарча диктант язып карыйсы килсә, шул катнашты. Апас урта мәктәбендә диктант язарга килүчеләрне милли киемнәрдән, ипи-тоз белән каршы алдылар. Диктант яздыручылар һәм укытучылар коллективының башларындагы калфаклары милли төс өстәде. Диктант язучылар биш сыйныф бүлмәсенә бүленде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина укытучы булып, әйтеп торып мәгънәле һәм эчтәлекле диктант яздырды. 
Апас үзәк китапханәсенең уку залында үткән “Татарча диктант“ акциясендә район авыллары китапханәчеләре һәм теләге булган бер йөзгә якын кеше катнашты. Иң беренче рәтләрдә утырган район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, урынбасарлары-Шамил Гаффаров, Рөстәм Мингазиев, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова һәм башкалар Апас “Туган якны өйрәнү“ музее җитәкчесе Рәмис Ногманов әйтеп торуында “Мин кулыма китап алам...“ исемле диктантны төгәл вакытка сыешып яздылар һәм тикшерүчеләргә тапшырдылар. “Татарча диктант“ акиясендә катнашучы Расыйх Латыйпов, Миләүшә Вәлиуллина араларында иң өлкән яшьтә иде. 
“Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә бу акциядә катнашучылар арасында иң яшь бәйгече Гүзәл Габдрахмановага 6 гына яшь. Катнашучылар арасында иң өлкән яшьтәге “укучы“, Россия пенсионерлар оешмасының Апастагы җирле оешма җитәкчесе Фәрит Кәлимуллинга яңа гына 80 яшь тулды. 
Диктантны Үзәк җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтеп торып яздырды. 
Аграр көллият коллективы да акциягә тулы составта кушылды.


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

19 октябрьдә Санкт-Петербургта   Хәсән базарында  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  кысаларында     “Татар  утары”  павильонын  ачу  тантанасы  узды.    

Терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык эшенә  йомгаклар  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

2019 елның 30 октябрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк.

 Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында)  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде. 

Район башлыгы Равил Хисаметдинов төзелеш оешмасы вәкилләре белән очрашты.Шулай ук “2016 - 2020 елларга Россия Федерациясендә спорт һәм физик культураны үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында төзелүче футбол кырындагы эшләр белән таныштылар. 
– Бүгенге көндә төзелешнең беренче этабы тәмамланып килә. Ишекләр, капкалар куябыз, тирә-ягын җыештырабыз. Икенче этабы исә язга планлаштырыла, - дип белдерде генераль подрядчы оешма вәкиле Айрат Хамадияров.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International