Апас муниципаль районының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль инспекторы Салахова Р. А. Килдураз,Дәвеш, Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларын куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, балалар куркынычсызлыгы буенча сорауларга җавап бирде
Бүген көндез болытлы һава торышы, бераз яңгыр, урыны белән төтенле, +1 градус..+3°, көнбатыштан талгын җил. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыр тыныч. Кичен-бераз кар. Якын арада төнлә аз болытлы һава торышы, температура -4..-6°. 12 декабрьдә, тәүлек дәвамында югары басым шартларында аяз һава торышы көтелә, төнлә -4..-6°, көндез -3..-5°, җил йомшак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Хөрмәтле Равил Фәритович! Апас муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты коллективы, авыл җирлекләре башлыклары сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәләр!
Янгелде авылында яшәүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов, 9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район башлыгы исеменнән җылы теләкләр ирештереп, бүләк тапшырды. Шулай ук “Апас“ бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сафин, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова тарафыннан да хөрмәт күрсәтелде.
“Апас“ спорт комплексы һәм “Дельфин“ бассейнында мөмкинлекләре чикле апаслылар гадәттегечә үз араларыннан иң көчле, җитез һәм төз спорт сөючеләрне ачыкладылар.
9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Әлеге уңайдан Апас урта мәктәбендә патриотик чара узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби хезмәт юлын Әфганстан җирендә узган Айдар Хәйруллин, Чечня җирендә хезмәт иткән Ленар Гайнетдинов һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнашты.
Әлмәндән егете Динар Галиуллин хәрби бурычын намус белән үтәп, исән-сау туган нигезенә – әти-әнисе, якыннары янына кайтты.
1
Апас мәктәбенең "ЛИДЕР" ШУС командасы педагог-оештыручы Гатауллина Раилә җитәкчелегендә 6-8 декабрь көннәрендә "Костер"лагерендә булды.