Хөрмәтле Апас районы халкы! 12 декабрьдә Россия Конституциясе көнен билеләп үтәбез, шул уңайдан Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатлары инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, мөмкинлеге чикләнгән балаларга бүләкләр бирүне дәвам итә. Алар Иске Әнәле авылында яшәүче мөмкинлеге чикләнгән Эмильгә чаңгы бүләк итте. Эмиль хәзер зарыгып кар явуын көтә.
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатлары инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, мөмкинлеге чикләнгән балаларга бүләкләр тапшыра.
12 декабрьдә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, район прокуратурасы бинасында кабул итүләр уза. Теләгән һәркем үзен борчыган сорау белән мөрәҗәгать итә ала. 18+
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгынң тарих музее бинасында “Минем әти-әнием полициядә эшли“ балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясалды.
Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Айрат Сафиуллинның кызы Камилә дә әлеге республика күләмендә оештырылган бәйгедә катнашты һәм өченче урынны яулады. Камилә Диплом һәм бүләкләр алды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, элиталы орлыклар чәчелгән мәйданнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы гомуми репродукцияле орлыклар чәчелгән кырлардагы уңыштан күпкә югарырак була, дип билгеләп үткән иде. Репродукциягә бәйле рәвештә уңдырышлылыктагы аерма «бер үк технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип төгәлләштерде министр.
2019 16 декабрендә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апаста һәм Биеш авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Нык гаилә Проекты кысаларында 11.12.2019 елның 11 декабрендә комиссия рәисе урынбасары Сафина Л.Р. рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Апас Туган якны өйрәнү музеена керүчеләрне менә шундый бик матур, өлкәннәрне балачакларына кире кайтаручы күргәзмә каршы ала.
Корруциягә каршы көрәш көне уңаеннан, хокук бозуларны профилактикалау отряды җитәкчесе Альбина Миңнебаева, отряд әгъзалары һәм “Яшь армиячеләр“ арасында, ”Таяну ноктасы” телетапшыруы форматында “Үзебездән башлыйк” дип исемләнгән эчтәлекле чара үткәрде.