ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «бердәм гомумроссия номеры булган Татарстан Республикасында балалар ышаныч телефоны эшчәнлеген тәэмин итү турында» 2019 ел, 19 ноябрь, 1051 нче карары белән Татарстан Республикасында балалар ышаныч телефоны эшчәнлеген тәэмин итү турында Нигезләмә расланды. Балалар ышаныч телефоны эшчәнлеген оештыру вәкаләтләре Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына йөкләнгән.

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 29 ноябрендә булачак. Муниципаль районга ведомствоның сатып алуларны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Алмаз Яфизов киләчәк.Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 29 ноябрендә булачак. Муниципаль районга ведомствоның сатып алуларны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Алмаз Яфизов киләчәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) нең туган көнен Олы Бакырчы авылы халкы бик зурлап билгеләп узды. Читтә яшәүче авылдашлары Гөлия һәм аның тормыш иптәше Илдус Шиһаповлар ярдәме белән мәктәптә мул сыйлы табыннар корылды, догалар, мөнәҗәтләр яңгырады, салаватлар әйтелде.

2 декабрьдә, Биеш мәктәбе базасында мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов кубогына волейбол ярышлары уза.Биредә мәктәп укучылары һәм аграр көллият студентлары катнаша. Ярыш быел 8нче тапкыр уза. Теркәлү – 8.30 сәгатьтә. Башлана 10.00 сәгатьтә: Командаларны көтеп калалар.( 6+)

Республикада барлыгы 9,6 мең ишегалды территориясе, шуларның якынча 2,7 меңе ремонт таләп итми.

Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы тарафыннан «иң яхшы комбайнчы-2019» республика конкурсы игълан ителде, ул ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә.

26 ноябрьдә ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык - төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар агымдагы елның III кварталында «2013-2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгакларын карадылар.

Коммерциячел булмаган оешмалар (алга таба – КБО) һәм Татарстан Республикасы бизнесы вәкилләре өчен «Социальная ярмарка» I Республикакүләм хәйрия фестиваленә теркәлү ачылды


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетының 5 иң яхшы студенты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5 студенты. Н. Э.Баумановка беренче тапкыр тантаналы рәвештә Россельхозбанктан исемле стипендияләр тапшырылды. Балалар ел дәвамында ай саен 10 мең сум акча алачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә 21 ноябрьдә район административ комиссиясенең ел башыннан чираттагы, 15 нче утырышы уздырылды. Утырышка чакырылган Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова катнашында Морзалар авылында яшәүче ике хуҗалыккка чисталык буенча Буа экология инспекторлары тарафыннан төзелгән административ протоколларга нигезләнеп чаралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International