Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә 21 ноябрьдә район административ комиссиясенең ел башыннан чираттагы, 15 нче утырышы уздырылды. Утырышка чакырылган Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова катнашында Морзалар авылында яшәүче ике хуҗалыккка чисталык буенча Буа экология инспекторлары тарафыннан төзелгән административ протоколларга нигезләнеп чаралар.
Иске Әнәле клубында матур чаралар еш уза
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм күрсәтүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрәчәк.
Татар Пучинкәсендә яшәүче Илдус бабай Җиһаншин 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
- Район социаль яклау идарәсенә килеп, Мин идарәдә эшләүче күп балалы әни булуымны раслаган таныклык артында Алия апа Гарифуллина шатлыклы хәбәр җиткерде:
Шәмбалыкчы авылында яшәүче Альберт һәм Ландыш Хөснетдиновлар үз көчләре белән яңа йорт салганнар. Бу иркен, якты, җылы йортта бүген өч улы Ислам, Булат һәм Сөләйман үсеп килә.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерлар өчен аерым өстенлеккә ия. Беренче чиратта – продукцияне җитештерү, саклау һәм эшкәртү буенча көчләрне берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру ул. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Моңа өйрәнергә теләүчеләрнең барысын да «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курс кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр дә инде.
22-23 ноябрьдә Казанда АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс “Авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар белән очрашты. Фикер алышуны ачып, Наил Залаков болай диде: «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК продукциясен экспортлауны үстерергә ниятли. АПК продукциясен экспортлау күләмен 2024 елга 360 млн. долларга җиткерүне күздә тота торган максатчан күрсәткечләр расланды. Бүген без үз продукциясен экспортлау белән кызыксынучы җитештерүчеләрне җыйдык һәм аларга ярдәм итәргә әзер».
Тәтеш районы мәдәният йортында Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары вәкилләре үз гаиләләренең тарихын күрсәттеләр. Район мәдәният йорты фойесында катнашучылар жюри әгъзалары тарафыннан Гаилә ризыкларын һәм фамилияле агачларны тәкъдим иттеләр. Ә сәхнәдә гаиләләр тарихының иҗади презентацияләре күрсәтелде.Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Апас районыннан Мөхәммәтшиннар гаиләсе яулады - Апас делегациясе җитәкчесе-социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сафина Луиза Рәфкать кызы. 6 декабрьдә Казанда конкурсның финал этабы узачак.