ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Апаслылар матур итеп кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен уздырды.

 

 

Биредә ит, сөт продуктлары, төрле ярмалар, бөртеклеләр, салам, печән тәкъдим ителде.

 

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге делегация Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче якташларыбыз белән очрашу чарасында катнашты.

 

 

Районның аграр көллият студентлары юллардагы иминлек, хәвефсезлек өчен үз өлешен кертә.

 

 

Район мәдәният йорты каршында оешкан халык театры коллективы Ульяновск өлкәсендә Бари Тарханов исемендәге театрлар фестивалендә катнашкан иде.

 

 

22 март - Бөтендөнья су көне уңаеннан Апас Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Үзәк аллеяда флаер-акция уздырдылар. Иртәдән үк урамда китап күргәзмәсе урын алды

 

Ульяновск өлкәсе белән Татарстан Республикасының Апас муниципаль районы арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Апас урта мәктәбендә “Рухи мирас“ ка багышланган төбәкара семинар-киңәшмә үтте.

 

 


22
март, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башлана.

 

Апас мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтов үз вәгъдәсенә тугры калып, быел да үзенең туган көне-21 мартта Апас мәктәбе спорт залында укучы кыз балалар өчен шәхси Кубок-бүләкләренә традицион волейбол ярышлары үткәрде.

 


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гипертония авыруыннан интегүче райондашларга дәвалану чараларын, юлларын аңлату максатыннан Апас хастаханәсе каршында оешкан “Сәламәтлек мәктәбе“ндә чираттагы дәрес үтте.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International