ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Район административ комиссиясе секретаре Алинә Мифтахова хәбәр итә:

-Соңгы вакытта Апаста төрле ярминкәләр, читтән килеп төрле товар сатулар турында белдерүләрне баганаларга, тукталышларда, гомумән, теләсә кайда ябыштырып чыгучылар күбәеп китте. Мондый төр белдерүләр урнаштыру өчен район үзәгендә билгеләнгән  урыннарда игъланнар урнаштыру стендлары бар, һәм реклама биредә түләүсез урын алырга хокуклы.

 

Апас аграр көллияте базасында урта һөнәри белем йортларында укучы студентлар арасында узучы Спартакиада кысаларында баскетбол буенча ярышлар үтте.

 

 

23 март көнне "Ракета" спорт комплексында 2006-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында СССРның спорт мастеры Сәйфуллин Камил Ислам улы истәлегенә самбо буенча Казан шәһәренең ачык беренчелеге узды.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Халыкны рухи яшәтүдә, сәнгатен үстерүдә, тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклап калуда зур көч куеп хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.

 

 

"Мәскәү" мәдәният һәм спорт үзәгендә "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең XII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эше барышында "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк штабы җитәкчесе Динар Раил улы Бариев "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының 2016 елның февраленнән 2019 елның мартына кадәрге чорда төбәк штабының отчеты белән таныштырды. Шулай ук "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк штабы һәм төбәк контроль-ревизия комиссиясенең яңа санлы составы расланды. Конференция кысаларында Кырымның Россиягә кушылуына 5 ел тулуга багышланган флешмоб узды.

Якындагы 1-3 сәгатьтә, 2019 елның 25 мартында төнлә һәм көн азагына кадәр Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән 20 мм һәм аннан да күбрәк кар көтелә.

Район балалары әтиләре ярдәмендә һәм хезмәт дәресләрендә тырышып- тырышып, берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясадылар.

 

 

Аграр көллият коллективы күңелле һәм киң колачлы итеп Нәүрүз бәйрәме уздырды. Биредә укытучылар да, студентлар да теләп катнашты.

 

 

2010 елның 25 мартында Ныклы гаилә проекты кысаларында киңәшмә узды

Апас үзәк балалар китапханәсендә Бөтендөнья су һәм су ресурслары көне уңаеннан "Су - ул тормыш!" дигән экологик дәрес үткәрелде."


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International