ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 30 октябрь көнне, район Советы утырышлар залында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Апас җирле бүлекчәсенең XXVIII конференциясе узды.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 

Татарстанлылар skype сервисы аша Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелегенә кабул итүгә керә алалар.

Бүген, 29 октябрьдә, комсомол туган көн билгеләп үтелә.

 


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Район ЗАГС бинасында район тарихында 14 яше тулган яшүсмерләргә беренче тапкыр тантаналы итеп тәүге паспортлар тапшырылды

1нче ноябрдә, 15 сәгаттән 19 сәгаткә кадәр,  Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнар кабул итү уздыра

Адрес: Татарстан Республикасы, Югары Ослан,  Чехов урамы, 70 йорт.

Тулырак мәгълүмат алыр өчен һәм кабул итүгә язылу өчен телефон: 8(843-79)2-24-97


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

7нче ноябрьдә, сәгат 08:30-9:30, Апас муниципаль район администрациясендә алимент түләүләрне җазалау сораулары буенча бердәм кабул иту көне узачак

Бүген алиментлар түләү буенча бурычлылар тору урыннарына чыгу оештырылды. 3 йорт җирлеге тикшерелде һәм профилактик әңгәмә корылды. Берсенә 5.35 статьясының 1 булеге буенча административ протокол төзелде.

18нче октябрьдә Апаска эш визиты белән Федераль монополиягә каршы идарәсе җитәкчесе урынбасары килде

Бүген районда яшәүче I төркем һәм тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән райондашларның тормыш шартларын карау, хәлләрен белү максатыннан рейд үткәрелде.

 

Апас урамнарыннан булачак солдатлар колоннасы үтте

Районда егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү, патриотик тәрбия, аларны тантаналы итеп армия һәм флотка озату традициясенә дистә еллар элек нигез салынды һәм ул беркайчан да өзелми. Татарстан “Патриот” Үзәге, Апас шефлык иткән хәрби частьларга аларның әти-әниләре белән бергәләп барып хәлләрен белешү дә бик матур гадәткә әверелде.

Район мәдәният йортында 24 октябрьдә зурлап үткәрелгән хәрби хезмәткә озату кичәсенә дә булачак солдатлар дуслары, туганнары, әти-әниләре белән бергәләп чакырылды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район әфганчылар һәм кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр җәмәгать оешмасы рәисе, аграр көллият директоры Фаил Курамшин, ерак яшьлегендә Чечен Республикасында хезмәт итеп кайткан Фәргать Мотыйгуллин  чыгышларын алар зур игътибар белән тыңладылар. Чарада шулай ук район “Юнармия” берлегенең Апас мәктәбе отряды  да катнашты. Апас үзешчәннәре бик матур эчтәлекле, күпләрнең күзләре яшьләнерлек концерт программасы әзерләп, аңа яңа төсмерләр өстәде. Район хәрби комиссариаты видеофильмын да бик кызыксынып карадылар Апасның булачак солдатлары.

 Булачак солдат улы Аязның әнисе Фәридә Мостафина барлык егетләргә дә ак юллар, аларны озатып калучы туганнарына сабырлык, илгә-көнгә тынычлык һәм иминлек теләде.

Улы Илфатны армиягә озатучы, Урта Балтайдан Лилия Хөснетдинова, Кызылтаудан бердәнбер ир баласы-Айдарның әнисе Фирүзә Дәүләтгәрәева, Ябалак авылыннан улы Камилны солдатка озатучы Гүзәл Вәлиева, Кече Болгаердан булачак солдат Айдарның  әтисе Илмас Хәбибуллин һәм башка бик күпләр өчен тантаналы да, моңсу да булып үтте бу көн. Анда катнашучыларның бик күбесе Апас аграр көллиятендә укый. Алар бу тантанага тигез колоннага тезелеп килде. Укытучылары, үзе дә яшьлегендә Апас район хәрби комиссариаты повестка-чакыруы, контракт нигезендә Россия Хәрби Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән Алмаз Сафиуллин җитәкчелегендә шулай ук матур сафларга басып, уку аудиторияләренә юл алды.

-Быелгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да югары яки махсус урта белемле. Аларның яртысыннан артыгының армиягә киткәнче үк инде беренчел хәрби һөнәрләре бар. Апас егетләре сынатмас, ил алдындагы бурычын  намуслы итеп үтиячәк дигән ышанычыбыз урынлы,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International