ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Горбунов берләшмәсе игенчеләре беренчеләрдән булып көзге бодай суктыру эшенә керештеләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин житәкчеләр, механизаторлар белән очрашып уңышлар теләде.


20
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Апаста, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнарының муниципаль архив хезмәткәрләре мөһим киңәшмәгә җыелды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев Хәдичә әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Хәрби хезмәткә әзерлек, патриотик тәрбия, Россия Иминлек министрлыгы, Татарстан Хәрби Комиссариаты белән хезмәттәшлек, армия һәм флотка язгы чакырылыш нәтиҗәләренә багышланган республика даими комиссия утырышында Татарстан хөкүмәте вице-Премьеры Рөстәм Нигмәтуллин безнең район эшчәнлеген югары бәяләде. Быел Татарстаннан язгы чакырылыш буенча 3200 ир-егет армиягә китте.

Татарстан хөкүмәте, район хакимияте карары һәм ярдәмендә Апас мәктәпләрендә укучы балалар өчен җәйге ялны файдалы һәм эчтәлекле итеп узуга тиешле мөмкинлекләр бар.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Синоптиклар яшенле яңгыр һәм томан турында кисәтә

Соңгы вакытта кош-кортларда чыккан авыру турында еш сөйләнә. Кош гриппы Апас районын да читләтеп узмады.

Апаста республикакүләм программа нигезендә биологик чистарту корылмасы төзелә башлады. Ул тәүлегенә 350 куб. метр кулланылган суны кабул итеп, чистартырга сәләтле булачак. Заманча корылма Апас бистәсе халкына хезмәт күрсәтәчәк.

19 июль көнне  Татарстан республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булуы көтелә. Боз явуы ихтимал.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

18 июль көнне  Татарстан республикасы территориясендә урыны белән  көчле яңгыр, яшен һәм 15-20 м/с кадәр көчле җил көтелә (Казанда 15-18 м/с кадәр). 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International