ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 

Мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы көрәшү тематикасына багышланган, ел саен үткәрелә торган «Иҗат коррупциягә каршы» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы башланды.

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау" ярдәмче программасы кысаларында һәм яшьләр арасында радикаль карашларны профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Без-ул дөнья!» медиаконкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бу көннәрдә район авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар үтә


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

Дөньякүләм, халыкара Тынычлык Байрагы комитеты илчесе Тамара Макаренко кичә Апас Туган якны өйрәнү музеена мәңгелек саклауга Тынычлык Байрагы тапшырды


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

6 ноябрьдә Апаста халыклар дуслыгы көне уңаеннан уздырылган чиратагы көзге ярминкәдә терлек азыгы, ит-сөт, балык, бал, яшелчәләр, башка азык-төлекләр рәтенә 1 миллион сумлык товар куелган иде

 

Апаста, Татарстан Респбликасының конституциясе көне уңаеннан, волейбол буенча турнир узды.

Узган якшәмбедә район мәдәният йортында “Ретро-концерт” уздырылды.

Ул халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Апас үзешчәннәре белән беррәттән сәхнәгә Олы Бакырчы, Табар Черкене авыл җирлекләре вәкилләре дә чыкты. 
Барлык катнашучыларга, тамашачыларга бик зур рәхмәт! 
 


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Нурлыбәнәт әби тормышның ачысын-төчесен күп күрә. 8 бала тәрбияләп үстерә, колхоз эшеннән дә калмый. Сугыш чоры авырлыкларын җилкәсе аша уздыра.


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Көндез һава температурасы ике градустан артык җылынмаячак.

 


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Апаста искә алу чаралары узды

Районда әлеге елларның шаһиты булган 4 кеше яши. Аларның өйләренә барып, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыклары хәлләрен белеп, тормыш-көнкүрешләре белән танышты. 
Апаста яшәүче Бибинур Бәдретдинова, Иске Йомралыдан Рушания Галимҗанова кабат шул еллардагы вакыйгаларга әйләнеп кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International