ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

8-10 декабрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә үткән волейбол ярышларында көч сынашып кайттылар. Марат Ногманов җитәкчелегендәге 8 егеттән торган команда бу юлы да сынатмады.

ТНВ каналында  тапшыру атнага 3 тапкыр: “Күңелем түрендә”  чәршәмбе , “Апас хәбәрләре” – җомга һәм дүшәмбе көннәрендә эфирга чыгачак. Тапшыру вакыты 20.00 -20.30 сәгатькә кадәр. 

Быел Апас эчендә, авылларда кеше күп йөри торган, балалар учреждениеләре каршыларында ясалма юл каршылыклары кую дәвам итте. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, район торак пунктлары, юлларда ел ахырына биш дистәдән артык “лежачий полицейский” булдырылды һәм аларның һәммәсе дә шоферларны ерактан ук машина тизлеген киметергә өнди. Район күләмендә бу күптән кирәкле эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Алар дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Юл хәрәкәте иминлегенә ирешүдә алар барыбызга да бик булыша. Юлларда имин йөрик, райондашлар. Сәфәрләрегез уңышлы булсын!

Апас Үзәк ял паркында бүген нәкъ 16.00 сәгатьтә Үзәк чыршының утлары кабынды. Чыршының бизәлешен күрергә беренчеләрдә булып район башлыгы Рәшид Заһидуллин килде. Ул паркта баручы яңа елга әзерлек эшләре белән танышты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чыршының матурлыгына сокланып, бизәүчеләр эшенә югары бәя бирде. Чыршының биеклеге 20 метрга якын. Аның утлары көн саен кичке 16.00 сәгатьтә кабынып иртәнге 8.00 сәгатьтә сүнәчәк. Үзәк паркта яңа эшләнгән утлы аркалар да әллә кайдан күренеп, игътибарны җәлеп итеп тора.

 

Сез дә, дуслар, һәр көн бирегә килеп, бу матурлыкка хозурланып, ял итә аласыз.


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Нәкъ бер ел элек, “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясендә эшләгән хезмәттәшебез Илнар Хәсәновны армия сафларына озаткан идек. Хәрби бурчын намус белән үтәп, ул туган авылына, әти-әнисе, якыннары янына кайтты. Иң элек ул Ульян өлкәсендә укулар үтте, аннан Мәскәү өлкәсендә Чехов шәһәрендә хезмәт итте. Илнар армиягә кадәр югары белем алган иде. 
-Егет өчен хәрби хезмәт кирәк ул. Туган якның кадерен белер, әти-әнине бәяләр, сөйгән ярыңны сынар өчен, үзеңнең сабырлыгыңны, көчеңне сынар өчен кирәк, - ди Илнар.

2 нче декабрь көнне Республика олимпиада үзәгендә 2-7 сыйныф укучылары өчен татар телендә “Әбиемнең сандыгы” дип исемләнгән олимпиада узды. Чарада Татарстан Республикасы мәктәпләреннән килгән 101 укучы катнашты. Безнең мәктәптән 11 укучы катнашты. Латыпова Сөмбел (җит. Гомәрова Р.Г.), Заһидуллина Индира Һәм Шигабеева Илүзә (җит. Насретдинова Г.К.), Гисматуллина Алисә (җит. Хәйретдинова Р.З.), Хилавиев Рузил (җит. Нәбиуллина Г.З.), Шигабеева Ильнара (җит. Хайруллина З.З.), Хабибуллина Камилә (җит. Давлетшина Г.К.) җиңү яуладылар, ә Сафиуллина Зилә (җит. Сафина Г.К.), Мубаракшина Аделя (җит. Гатина Г.С.), Зәйнуллина Зилә (җит. Давлетшина Г.К.), Гиниятуллина Гүзәл (җит. Сәгъдиева Л.Х.) призлы урын алдылар. Катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Яңа җиңүләр телибез!

Зур Күккүз авыл җирлегендә Хәбир Ибраһимның “Кызыма килер йөз кеше“ театры куелды. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы белән бер булып оештырды аны. Тамашачы да зал тутырып килде, алкышларын жәлләмәде.

Бүген Апас “Кояшкай балалар бакчасында “Туган җиребез табигатен саклыйбыз” дигән исем астында республикакүләм экологик фестиваль үтте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Казан Федераль университеты укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты Резеда Шәехова, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа районнарыннан килгән тәрбиячеләр, бакча мөдирләре катнашты. 
Фестивальне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачты.

Тиздән елның иң күңелле бәйрәме яңа ел җитә. Районыбызда бизәлгән чыршылар инде утларын кабыздылар. Әлеге бәйрәм бүләкләр, кунаклар, Кыш бабай белән Кар кызы, төрле маҗаралар белән истә кала. Күңелсезлек белән тәмамланмасын өчен уяулык, әзерлекле булу кирәк. Менә шушы максаттан район мәдәният йортына мәдәният йорты, музей, китапханә, музыка мәктәбе хезмәткәрләре җыйналды. Биредә эш сәгатьләре, хезмәт хакы түләү тәртибе, бәйрәм көннәренә эш планнары да каралды. Район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Илдар Вәлиев техник куркынычсызлык кагыйдәләре турында тагын бер кат искәртте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев бәйрәмнәрнең хәвефсез үтүен, һәрберсенең ихтибарлы булып, эшләрен җиренә җиткереп башкаруларын ассызыклап узды. Яңа ел бәйрәменә һәрбер клуб каршына чыршы бизәү, сыннар ясау, күңелле чаралар уздыру буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чыгыш ясады

Ватан Геройлары көне уңаеннан һәм “Мәрхәмәтлелек“ акциясе кысаларында Иске Йомралы мәктәбенең “Патриот“ клубы членнары һәйкәлләрне, обелискларны чистарттылар. Яшь буын хезмәт тәрбиясе һәм патриотик тәрбия алып үсә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International