Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мәүлеҗиһан Дәүләтҗанова, Ватан Геройлары көне уңаеннан, укучыларда Ватаныбызга карата горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, күп этаплардан торган “Данлыйбыз,горурланабыз!” дигән тема астында интеллектуаль уен-квест әзерләп үткәрде.Әлеге чарада “ЮНАРМИЯ” хәрәкәте әгъзалары актив катнаштылар: Бөек Ватан сугышының төп этаплары,герой шәһәрләр,яшь батырлар,полководецлар, рейстагка җиңү байрагын кадаучылар һ.б.турында белемнәрен сынадылар һәм ныгыттылар ,шулай ук сугыш турындагы филмнардан өзекләрне карап фильмның исемен һәм андагы җырны кем башкаруын танырга тиеш иделәр.Яшь армиячеләр барлык сынауларны уңышлы үттеләр,ә иң мөһиме - әлеге чара укучыларны мавыктырды,уйландырды,нәтиҗәләр ясарга этәрде.
Клавдия Михайловна, аның гаиләсе өчен бик зур бәйрәм бүген. Ул бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котлау өчен барлык туганнары, дуслары, балалары, оныклары бер табын артына җыелганнар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Клавдия Михайловнаны котлап, Ил башлыгының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. – Ходай биргән гомерләрне шулай авырмыйча, исән-сау, балалар, оныклар игелегендә яшәргә язсын сезгә, - диде ул. Котлауларга авылдашлары Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин һәм “Табар” хуҗалыгы җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин да кушылып, ихлас теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бүген Апас урта мәктәбендә районның көрәшче әтиләре Камил Нәҗмиев, Айдар Мөхәммәтшин, Илнар Сабиров, Руслан Нургалиев, Фәрит Вәлиев, Фәрит Салаватуллин призына балалар арасында көрәш турниры үтте. Биредә Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән районнарының барлыгы 120 якын яшь көрәшчеләр көч сынаштылар. Менә алар, жиңүче егетләр: 29 кг үлчәү категориясендә: 1 урын - Ибраһимов Илгизәр (Апас, Чүрибураш); 2 урын – Галиәкбәров Радик (Апас); 3 урын – Абдулхаев Алмаз (Яшел Үзән).
32 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Сабиров Альмир (Апас); 2 урын – Шагиәхмәтов Азат (Апас); 3 урын – Хәйруллин Сәит (Апас, Кызыл-Тау).
36 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Шәйхинуров Булат (Яшел Үзән); 2 урында – Гайнуллин Булат (Апас, Кызыл-Тау); 3 урын – Николаев Идеал (Буа).
40 кг үлчәү категориясендә: 1 урын - Нургалиев Раян (Апас, Чүрибураш); 2 урын – Низамов Фаил (Чүпрәле); 3 урын – Бәдретдинов Раил (Апас, Кызыл-Тау).
45 кг үлчәү категориясендә: 1 урын - Вәлиев Фәннур (Апас); 2 урын – Минһаҗев Газинур (Апас, Чүрибураш); 3 урын – Галиев Рузиль (Апас, Чүрибураш).
50 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Мөхәммәтшин Азамат (Апас); 2 урын – Салаватуллин Айрат (Апас); 3 урын – Баһавиев Фәннур (Апас, Кызыл-Тау).
55 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Мөхетдинов Динар (Апас); 2 урын – Зинин Денис (Яшел Үзән); 3 урын – Нуруллин Ирек (Апас, Дәвеш).
60 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Гайнетдинов Марат (Апас, Каратун); 2 урын – Галиәкбәров Рифат (Апас); 3 урын – Хузякаев Фарид (Кильдураз).
65 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Нәҗмиев Данил (Апас); 2 урын – Камалов Раил (Чүпрәле); 3 урын – Айдинов Раил (Чүпрәле).
60 кгнан да авырраклар үлчәү категориясендә: 1 урын – Заһидуллин Рәмзис (Яшел Үзән); 2 урын – Нургалиев Альмир (Апас); 3 урын – Фәсхетдинов Раил (Тәтеш).
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, грамоталар тапшырылды.
Республикада «Золотая сотня» конкурсы бара. www.100rt.ru сайтына, “Голосование” разделына кереп, безнең райондашларга тавыш бирергә мөмкин. Садыйков Ленар - транспорт номинациясендә катнаша. Зайнуллина Лилия - авыл хуҗалыгы номинациясендә. Көн саен тавыш бирә аласыз!
Район мәдәният йортында узган “Килен сайлыйм улыма” дип исемләнгән чара узды. 7 авылның 7 уңган килене сәхнә түрендә осталыгын, уңганлыгын күрсәтте.
9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан районда хөрмәтләү, искә алу, хәтер чаралары узды.
Район хакимияте, социаль яклау идарәсе, музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чарага Хезмәт Геройларының балалары, якыннары, районның мактаулы гражданнары, хәрби хезмәттә дәрәҗәле медальләргә лаек булган егетләр, “Яшь армия“челәр чакырулы иде.
Кичә туган якны өйрәнү музеенда башланып китте. Музей заллары, кабатланмас экспонатлар белән танышкан кунаклар тантаналы өлешнең шаһитлары булды.
Багыш авылыннан Сугашчан Дан орденнарының тулы кавалеры Ислам Насыйбуллинның кызы Илсөяр Әхмәтҗанова, Социалистик Хезмәт Герое Мәгъсүмә Кәлимуллинаның улы Нәҗиб Кәлимуллин, кызы Рушания Батталова тагын бер кат горурлык хисләре кичерде бу көнне.
Музей хезмәткәрләре тарафыннан районыбызда туып-үскән, хезмәт иткән Геройларга кагылышлы слайд-шоу да ясалган иде.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, “Яшь армия“ хәрәкәте җитәкчесе Заһит Хәкимов катнашты.
Тантаналы өлештән соң, барлык чакырылган кунаклар район үзәгендәге һәйкәлләр, бюстлар, стелалар белән таныштылар. Соңыннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашынды Батырлар Мемориаль комплексына килеп, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды, арабыздан киткән батырлар, тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар бер минутлы тынлык белән искә алынды. Барлык кунакларга да район башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында үткән шашка-шахмат һәм йөзү ярышларының җиңүчеләре билгеле булды.
Шашка буенча ир-атлар арасында: беренче урында - Апастан Азат Гомеров, икенче урында – Апастан Гайфулла Фәйзуллин, өченче урында – Идрәздән Рим Сафин.
Шашка буенча хатын-кызлар арасында: беренче урында – Каратуннан Венера Шиһабиева, икенче урында - Кызыл-Таудан Алсу Гыймранова, өченче урында – Урта Балтай авылыннан Люция Сабирова.
Шахмат буенча: беренче урында – Коштавылыннан Нәриман Сәмитов, икенче урында – Зур Күккүздән Радик Сабиров, өченче урында – Апастан Фәһим Галиуллин.
Ярышлар шулай ук “Дулкын” бассейнында да дәвам итте. Биредә дә катнашучылар арасында иң-иңнәр билгеле булды. Беренче урында – Кече Күккүздән Рафыйк Зәйнуллин, икенче урында - Кече Күккүздән Илфат Сәлимуллин, өченче урында – Зур Күккүздән Илшат Галиев. Җиңүчеләргә Мактау Грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу шимбәдә Апас районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр Казан Агропаркына чираттагы “Көзге ярминкә”гә барырга әзерләнә. Анда Татарстан җитәкчеләре килү дә көтелә. Ярминкәдә үз товары белән катнашырга теләк белдерүчеләр район башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә ашыксын. Аерым таләпләр үтәлгән очракта аларга юл чыгымнары да кире кайтарылачак,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән спорт сөючеләр шашка-шахмат, йөзү ярышларында көч сынашкан булсалар, соңыннан район сәнгать үзешчәннәре аларга “Изгелек җирдә ятмый” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, изге теләкләрен юллады. – Тормыш авырлыклары, каршылыклары алдында югалып калмавыгызга без сокланабыз. Сез безнең һәрчак күз уңында. Алга таба да шулай көчле рухлы, нык булып калуыгызны телим, - диде ул.
Ә сәхнә түреннән үзешчән җырчылар башкаруында матур җырлар агылды. Балалар да үзләренең биюләрен бүләк иттеләр.
Апас урта мәктәбенең Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге 6 Б классы укучылары район судына экскурсиягә бардылар. Алар биредәге эш шартлары, хезмәткәрләрнең һөнәр үзенчәлекләре белән таныштылар. Хөкемдарлар, аларның ярдәмчеләре белән әңгәмә дә кордылар.