Апастан 80 кешедән торган делегация район башлыгы Рәшид Заһидуллин тырышлыгы белән Волгоград шәһәренә сәяхәткә китте.
Экология елы кысаларында, райондашлар бөтенроссия “Чиста яр буе” акциясенә кушылды.
10 июльдә Апасның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен мөселман лагере башланып китә. Биредә балалар 7 яшьтән кабул ителә. Шулай ук Миргасыйм мәчетендә, Иске Әнәле һәм Кече Бакырчы авылы мәчетләрендә дә лагерьлар узачак.
15 июльдә Апас районы делегациясе Йошкар-Олада узачак Сабан туенда катнашачак. Райондашларыбыз бүген әлеге бәйрәмгә әзерләнә.
Матур табигать кочагында хезмәтләренә нәтиҗә ясалды, яңа бурычлар билгеләнде. Алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде. Алар Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләренә лаек булдылар.
Районда узган Яшьләр көнендә аграр көллияттә белем алучы бер төркем егетләр сәхнәгә чакырылып бүләкләнделәр.
Һөнәри бәйрәмнәре – медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чарада ак халатлы игелек ияләренең хезмәтләре билгеләнеп үтелде. Нәтиҗәләр буенча, район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Нияз Назыйр улы Әхмәтҗанов “Ел табибы” номинациясенә лаек булды.
Татарстан Республикасы Апас территориаль казначылык бүлеге коллективы да бердәм булып терлекләргә яшел, витаминлы, файдалы үлән әзерләү эшенә кушылды. Алар үзләренә йөкләнгән кадәр җыеп, кечкенә бәйләмнәргә бәйләп, берләшмәгә тапшырдылар.
Район үзәк хастаханәсе коллективы Кама Тамагы районында медицина хезмәткәрләре арасында узган “Сәламәтлек-2017” Спартакиадасында актив катнашты. Биредә призлы урын яулаган Марат Галиуллин Апас үзәк хастаханәсе профсоюз комитетының махсус премиясенә лаек булды.
1 июльдән Апас районының “Йолдыз” газетасына 2018 елның I яртыеллыгы өчен вакытыннан алда язылу башлана. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк.