Балтай мәдәният йорты каршында оешкан “Рәйхан“ ансамбленә картаймас йөрәкле апа-абыйлар йөри. Районда узган һәр чарада актив катнашалар алар. Дәртле җырлары белән Сабан туй мәйданында да чыгыш ясадылар.
8 июль Гаилә көне уңаеннан Каратун мәдәният хезмәткәрләре "Зөя"балалар сәламәтләндерү үзәгендә ял итүче балаларны концерт номерлары һәм күңелле дискотека белән куандырып, шатландырып кайтты.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Үтәмеш авылы клубында эчтәлекле кичә узды. 70 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен – Рәхмәт туйларын билгеләп узган Хәйретдин һәм Нәгыймә Сәлаховларга "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале, район башлыгынын Котлау хаты тапшырылды.
Апас үзәк хастаханәсе баш табибы булып Апас егете Алмаз Алиуллин билгеләнде. Ул әлегә кадәр Кайбыч районында баш табиб урынбасары булып эшләгән.
“Свияга” берләшмәсе “2016 елда иң яхшы чөгендер үстерүче оешма” булып танылды.
Үтәмеш авылында ике күрше егете Галиуллин Илдар белән Мәрданов Алмаз армия сафларыннан кайттылар. 9 ел буе бер парта артында утырып, аннан соң бер техникумда укып, бер бүлмәдә яшәп, укып диплом алганнар иде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 4 июльгә барлыгы 12180 гектарда күпьеллык үлән чабылган. 42100 тонна сенаж салынган, 600 тонна печән һәм 140 тонна яфраказык хәзерләнгән.
Соңгы елларда су чыганакларына зур игътибар бирелә. Игелекле кешеләр дә арабызда яши.
Район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасының әйдәп баручы белгече Фәрдия Хөсәенова район сабан туенда “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр“ исеменә лаек булып, мәйданга чакырып бүләкләнде.
Татарстан Республикасының атказанган агрономы, “Хезмәт кызыл байрагы” ордены иясе Камил ага Әхмәдуллин район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән “Апас районының почетлы гражданины” дигән мактаулы исемгә лаек булды.