Татарстанда 1 июньнән балалар кабул итү өчен барлыгы 1341 җәйге ял лагеры бар һәм алар бу сезонга тиешенчә әзерләнде.
Апас музее каршындагы каеннарны зур саклык белән кисми чара калмады-чөнки биредә 50 машинага исәпләнгән автотукталыш ясала.
-Апас поликлиникасы Татарстанкүләм “Минем дустанә поликлиникам” (“Дружелюбная поликлиника”) проект-программасына кертелде.
Быел Дәвештәге “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге территориясендә корылган җәйге палаткалы шәһәрчек җитәкчесе Айдар Хәйруллин хезмәттәшләре-мәктәпләрнең тормыш иминлеге, беренчел хәрби әзерлек укытучылары белән дустанә эшләде.
Якташыбыз, Татарстан янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Исхак Низаметдинов Апас районы янгынчыларына күп игелекле эшләр башкарды һәм булышты.
Район хакимияте, үзәк китапханә, почта каршысында 1000 төптән артык матур чәчәкләр утыртылды.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин яңа төзеләчәк бассейн урынын карады.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда 31 май-1июнь көннәрендә республикакүләм картинг ярышлары үтә.
Татарстанда заманча 45 асфальт-бетон заводы бар.
Казан шәһәрендә “Татарстан- Яңа гасыр” республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең 7 съезды узды.