ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

2017 елның беренче яртыеллыгы өчен “Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына язылу дәвам итә. 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр ташламалы бәядән – 525 сум 72 тиенгә язылып була.

Апас аграр көллияте укытучылар коллективы һәм студентлар өлкәннәр ункөнлегендә бик саваплы эшләр башкарды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышын Иске Йомралы авылының өлкәннәре дә, яшьләре дә бик яратып кабул иттеләр. 


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Апас ветераннар Советы социаль яклау идарәсе һәм волонтерлар белән берлектә өлкәннәрнең өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белештеләр, йорт, бакча эшләрендә булыштылар.

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык акчаларына төрле шәһәр символлары кую өчен тавыш бирү дәвам итә.

Өлкәннәр ункөнлегендә, төгәлрәге, мөхәррәм аеның икесе көнне, Горбунов берләшмәсе көче белән Дәвеш авылы мәктәбендә корбан ашы үткәрелде.

Каратун-Ябалак авыллары арасында урнашкан “Стройсервис” төзелеш оешмасы көче белән быел Коштавылы, Аюкөйдергән, Әҗем, Әлмәндәр, Дәүләки якларында авыл урамнары күтәртелеп, ком-таш җәелде.


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Укытучылар бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында зур концерт булды.

3 октябрь көнне Морзалар урта мәктәбендә, мәктәбебездә төрле елларда фидакарь хезмәт куйган Өлкәннәр белән очрашу үтте.

7 октябрдә, 8.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан көзге ярминкә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International