Апас ветераннар Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗановны бу көннәрдә Казанга, Татарстан ветераннар Советы Президиумына чакыртып алдылар. Республика Ветеранннар советы рәисе Хәбир Иштирәков безнең районда бу оешманың бик актив эшләвен аерым билгеләп үтте һәм Апас район ветераннар Советына мактау Грамотасы тапшырды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башка кунаклар катнаштылар.
Буген Яшел Үзәндә чангыда чабу буенча ярышлар уза. Анда Мәдинә Зыятдинова катнашында Апас урта мәктәбе укучылары да катнаша.
7 февральдә 12.00 сәгатьтә 2001-2002 елларда туган Апас һәм Арча яшь хоккейчылары Татарстан беренчелеге ярышларында очрашачак.
Бүген район узган елга караганда сөтне көн саен 3,3 тоннага артыграк сата.
Тиздән әфганчылар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар район оешмасы призларына районкүләм биатлон ярышлары үткәрү планлаштырыла.
Каратун егете Шамил Алтынбаев гомерлек яры итеп Апас кызы Илүсә Шәйхетдинованы сайлады. Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә никахларын рәсмиләштерде. Аларга тигез, саф мәхәббәт, озын, матур гаилә юлы телибез.
1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде.
Каратун урта мәктәбе укучылары “Ялкын” журналына теләп языла, яратып укый һәм бәйгеләрдә даими катнашып бара. Уку елы башында игълан ителгән “Укытучыларның сәләтләрен ачабыз” дигән бәйгедә дә бик теләп катнашты укучылар.
-31 гыйнварда Апас “Алтын алка” бозында Апас һәм Тәтеш хоккей җыелма командалары иптәшләрчә очрашу үткәрде. Апаслылар күрше район командасын 10:3 исәбе белән җиңде.