ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
Апас туган якны өйрәнү музеенда үткән “Музейлар төне” кичәсе барышында “Йолдыз” газетасы коллективы апрель аенда район газетасына язылучылар арасында лотерея уеннары уйнатты һәм киләсе яртыеллык өчен язылу оештырды. Отышлар тамашачылар күз алдында барды һәм отышлар өчесе дә Түбән Барыш авылына китте. Бәхет Николай Андреевка, Василә Идиятовага, Тәскирә Кәримовага елмайды. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, әлеге уенга Түбән Барыштан 20 квитанция күчермәсе килгән иде. 

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кадерле дуслар! Хөрмәтле райондашлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән иң матур бәйрәмнәребезнең берсе— Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Өлкән буын өчен 1 Май, хезмәт ияләренең берләшү символы буларак, азатлык, гаделлек, бердәмлек кебек мөһим кешелек кыйммәтләрен чагылдырса, яшьләр өчен ул яңа идеяләр, беренче чәчәкләр һәм күтәренке кәеф чоры.
Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру катгый тыела. Моны хәтта үз ишегалдыңда башкарырга да ярамый. Кагыйдә бозучыларны шактый зур күләмдә штрафлар көтә.
Район хоккей командалары арасында Җиңү Кубогы өчен барган хоккей уеннары бу ялларда төгәлләнәчәк. Хоккейчыларыбыз 1 май көнне 2, 3 урыннар өчен көрәшәчәкләр. Ә 3 май көнне Җиңү” Кубогының чын ияләре билгеле булачак. Хоккей сөюче райондашларыбызны Боз сараенда көтеп калабыз. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Нәкь менә шушы дәүләткүләм әһәмиятле “Бөек Җиңүгә-70 ел!” Бөтенроссия акциясендә һәм “Киң күңелле, нык хәтерле республика” Татарстанкүләм программа буенча район мәктәпләрендә ел башында ук аерым максатчан эш башланды. “Хәтер һәм Җиңү байрагы эстафетасы”нда катнашу хокукын яулау буенча районкүләм бәйге игълан ителде. 
Кремльдәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов исән чакта һәм һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден белән генә бүләкләнгән 288 Татарстан сугышчысын эзләп тапкан.
Без Динараның “Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Җырлы-моңлы балачак” халыкара телевизион фестивалендә катнашканлыгы хакында хәбәр иткән идек. 27 апрель көнне Динараның чыгышын телевизор экраннары аша да күрсәттеләр. Ул  биредә халкыбызның “Сандугач-күгәрчен” җырын башкарды. Хәзер исә Динарага SMS-тавыш бирүләр башланды.

Район баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов:

-Төлке, эт-мәче тешләсә,  кичекмәстән безгә килергә кирәк,-дип кисәтә. -Хирургка күренеп, шул ук көнне аңа котыру авыруын кисәтүче антирабик вакцина салыначак. 3 көннән соң бу процедура кабатлана, аннан соң 7 нче көнне тагын бер укол ясала. Тешләгән эт-мәче үзе 10 көн мал табиблары һәм безнең хезмәткәрләр күзәтүе астында тора, аларга да махсус укол-вакцина салына


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, күпфункцияле Үзәктә төрле оешма җитәкче-белгечләре катнашында кабул итүләр узды. Кызыл Тау авылыннан сугыш чоры баласы Тәскирә Вафина, Карамасардан Габдулла Хикмәтов, Дәвештән Рокыя Кәримова һәм башка өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Һәр ел саен район үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне зурлап билгеләп үтелә. 27 апрель көнне дә район мәдәният йортында җирле шагыйрьләребез, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм гомумән, шигырь сөюче райондашларыбыз катнашында шигърият бәйрәме узды. Шагыйребез турында истәлекләр яңартылды. Шигырь бәйгеләрендә катнашып җиңү яулаган райондашларга тантаналы шартларда Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International