ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Горький тимер юллар дистанциясенең Юдино хәрбиләштерелгән сак хезмәтендә җитәкче урында эшләүче Илдар Бикмуллин Коштавылында 2-3 ел элек кенә төзелеп сафка бастырылган клуб янәшәсендә быел яңа Батырлар һәйкәлен төзүгә үз өлешен кертергә булды. Башлыча халыктан җыелган үзарара салым акчасына башкарылучы зур эшкә ярдәм итә алуы белән якташыбыз мактанырга бик яратмый:

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Апас муниципаль районы һәм Җиңү байрагы эстафетасы май бәйрәмнәре көннәрендә һәр авыл җирлегендә булып,  барлыгы 570 километр юл үтте. Апас мәктәбе спортчы-укучылары аны даими озата барды. Һәр авыл башында байрак йөртүчеләрне җирле мәктәпләрнең иң-иң яхшы укучылары каршы алды. Авыл урамнары буйлап йөгергән эстафетачыларны яше-карты алкышлады. Монумент-һәйкәлләр, обелисклар янәшәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына митинглар үткәрелде. 8 майда байракчылар эстафетасы маршруты сабантуй аланында төгәлләнәчәк. 9 май алдыннан биредә фронтовикларыбыз, сугыш чоры балалары өчен зур чара уздыру планлаштырыла.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын район хоккей сөючеләре Апасның “Алтын алка” Боз сараенда зур хоккей турниры белән каршыладылар. 3 ай барган сайлап алу матчларында 6 команда чыгыш ясады. Финал ярышлары 3 майда үтте. Гол һәм очколар буенча “Т-34” беренче, “Катюша” хоккей җыелма командасы икенче, Апасның “Ветераннар” командасы өченче урыннарны яулады. Йомралыдан “Комета-1” һәм “Комета-2”, Борнаштан “Чайка” хоккей командалары да яхшы уен күрсәттеләр. Җиңүчеләр Кубок, медальләр һәм Диплом-Грамоталарга лаек булды. Иң актив җанатар, Апастан 12 яшьлек Ленар Хәбибуллинга аерым бүләк тапшырылды. Турнирга иганәчелек иткән эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләре һәм көчле алкышлар яңгырады.
Яшел Үзән шәһәрендә ХIII регионара Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләр укулары үтте. Анда республикабыз белән беррәттән Россиянең төрле төбәкләреннән, Астрахань, Саратов, Чувашия Республикасыннан да укучылар килгән иде. Акхуҗа мәктәбе укучысы Язгөл Вәлиуллина (җитәкчесе Илшат Вәлиуллин) әлеге укуларда катнашты һәм өченче урынга лаек булды. 
Аның аерым үлчәмле кечкенә генә бүрәнкәсе аша агып җыелган яңгыр суының микъдаре миллиметрлар белән билгеләнә. Бу мәгълүматларны районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин туплый. Аларны Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, агрохолдинг белгечләре, дәүләт метериология станциясе дә соратып ала. Радио-телевидение аша республикада һава торышы прогнозлары тапшырылганда Апас җирендә яуган яңгырлар күләме дә исәпкә алына.
Бәрәңге иң мөһим азыкларның берсе. Аны күпләр «икенче икмәк» дип тә саный.  Тик соңгы вакытта бәрәңге үстерү дә шактый катлауланды. Моңа бер яктан соңгы елларда күзәтелгән корылык нык тәэсир итсә, икенче яктан төрле йогышлы авырулар, корткыч бөҗәкләр комачаулый.

5
май, 2015 ел
сишәмбе
30 апрельдә, эстафета Чирмешән мәктәбе авыл Батырлар һәйкәле яныннан башланып, Бакырчы, Кызылтау, Балтай, Дәвеш һәм Коштавылы аша үтәчәк,-ди бу проектның кураторы, район мәгариф бүлеге вәкиле Рамилә Шәвәлиева. 
Беренче фонтанны апаслылар якын арада Апасның хакимият бинасы урнашкан урамында күрә алачаклар. Бу көннәрдә биредә төзелеш эшләре башкарыла. Быел бу урамнан җәяүләп үткәндә хуш исле, аллы-гөлле чәчәкләргә хозурлану белән бергә фонтан янында ял итеп алу да мөмкин булачак.
28 апрельдә районга Татар Энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре, тарихи китаплар авторы, Татарстан Фәннәр Академиясе белгече, эзтабар-галим Рөстәм Нуриев эшлекле танышу визиты белән килде. Музей фондына үз китапларын бүләк итте, рәхмәтләр китабына Апасны ошатуын һәм яратуын белдереп, автограф язып калдырды.
Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында балалар Габдулла Тукайга, аның иҗатына багышлап зур бер атналык оештырганнар. Атна буе барган төрле чараларга бакчаның барлык төркемнәре дә бик теләп әзерләнгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International