ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Кояш ныграк караган саен чүп-чарлар ныграк баш калкыта. Көннәр аяз торганда инде күп кенәшәхси хуҗалыклар,  оешма-предприятиеләр үз территорияләрен чистартырга өлгерде. Бу атнада исә район күләмендә өмәләр игълан ителде. Район җитәкчелеге һәр учреждение үз территориясендә, чистартып бетерергә тиеш дигән таләп куйды. Шимбә, ягъни 25 нче апрель көнне оешмалар үзләренә бүлеп бирелгән җирләрдә өмәләр үткәрәчәк.

Бүген 21 апрель көнне, 12.00-13.00 сәгатьләрдә Апаста утны сүндереп торачаклар. Сәбәбе – электр линияләренең саклану зоналарына тикшерү үткәрү.
Апас муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, Апас районында гостехнадзор оешмаларында барлыгы 1072 берәмлек техника теркәлгән. 

17
апрель, 2015 ел
җомга
– Кемнеңдер үз территориясеннән читтә, башкаларга комачау ясап җимерек техника, төзелеш материаллары өелеп ята.  Әгәр кеше төзелеш башларга җыена икән, авыл җирлеге бу турыда белергә, шуны раслап мөһерле кәгазь дә бирергә тиеш. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санламаучыларга да законнарның катгый булуын кабат искәртте ул. Хәзер тирә-юнен пычратучыга законнар катгый, йорт каршына көл чыгарып түгүчеләргә дә штраф салына. Элеккеге кебек кисәтүләр юк. “Чүп түгү өчен махсус урыннар бар бит, татар халкына хас булган пөхтәлек, тырышлык белән матур гына, бер-беребезне уңайсыз хәлгә куймыйча, дус һәм тату, бердәм яшик”, – диде район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова авыл җирлекләре катнашында узган киңәшмәдә.
Апас муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, Апас районында гостехнадзор оешмаларында барлыгы 1072 берәмлек техника теркәлгән.
 – 19 апрель көнне Җәмигь мәчетендә балалар һәм олылар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе уздырыла. Башлана 9.00 сәгатьтә. Тыңлаучылар һәм катнашучыларны көтеп калабыз, – дип хәбәр итәләр район мөхтәсибәтеннән.
Якындагы 5 елга Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп янә Илшат Гафуров билгеләнде. Бу хактагы карарны 2015 елның 14 апрелендә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан мәгариф министрлыгы ике телдә иң оста аралашучы балалар бакчаларын ачыклау максатыннан “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән бәйге игълан итте.

Шул уңайдан Эльвира Измайлова җитәкчелегендә махсус комиссия “Кояшкай” бала

лар бакчасындагы өч группада булып занятиеләрне карадылар, балаларның ни дәрәҗәдә русча белүләрен тикшерделәр, балалар белән аралашып сораулар бирделәр.Конкурс нәтиҗәләре буенча бәйгедә җиңүче бакчаларга акчалата бүләк каралган.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Апас районы "Рассвет" үзәге "Ветеранга кыр почтасы" дигән акция уздыра. Акциядә "Патриот" клубының 10 акивисты катнаша.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының халык артисты, композитор Сара Садыйковага һәйкәл-ансамбль кую» турында 2006 елның 19 декабрендәге 633 номерлы карарына  һәйкәлне кую урынына кагылышлы өлешендә үзгәреш кертелде. Казан шәһәренең башкарма комитеты тәкъдиме белән Сара Садыйковага һәйкәл Габдулла Тукай һәм Әхтәмов урамнары чатында куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International