ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районда 2015 ел язгы ташуга әзерлек, көтелмәгән очракларны кисәтү буенча 10 кешелек гадәттән тыш комиссия (КЧС) оештырылды. Аның рәисе-район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов. Комиссия секретаре Айдар Галләмиев сүзләренчә, быелгы ташуны исән-имин үткәреп җибәрү өчен планлы әзерлек бара. Зур күперләр, елгаларда боз тыгылу ихтималын күздә тотып, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы, сулыкларда боз шартлатучы хәрбиләр белән элемтә урнаштырылган. Су басу куркынычы булган елгаларда, буаларда  күзәтү постлары булдырылган. Авыл җирлекләре вәкилләре, коткаручылар катнашында барлык су агу урыннары, күперләр һәм буалар торышына тикшерү үткәрелә.
Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 1 “А” классында “Әлифба бәйрәме” узды. Укучыларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләр, дәү әниләр, дәү әтиләр дә килде. Балалар үзләренең белем дөньясындагы тәүге сәләтләрен, уңышларын күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
«Сәләт» балалар иҗат үзәге педогогы Миләүшә Алиуллина  район мәдәният бүлеге һәм Апас «Мушкетерлар» балалар театры белән бергәләп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына А. Васильев пьесасы буенча «Ә таңнар монда тын иде» спектаклен сәхнәгә әзерләде. Спектакльдә 17 яшь үзешчән артист катнашты. Февраль ахырында Кама Тамагында республикакүләм «Иделкәем» смотр-конкурсының зона сайлап алу турында апалылар чыгышын мәртәбәле жюри иң уңышлы дип тапты. Апас балалар театры коллективы сайлап алу турының дипломаты булып танылды. Алар Апасноябр аеда  данын Казан сәхнәсендә яклаячак.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе

Азбаба авылында туып үскән Фәймә әби Курамшина гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Сугыш вакытында Бакырчыда окоп казуда катнашкан– Без күргән авырлыкларны көн-төн сөйләсәң дә бетә торган түгел. Бүгенге көнебез Аллага шөкер, тынычлык кына булсын иде, - ди ул. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова юбилярны котлап Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Өлкән яшьтәге авылдашларын авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев һәм идарәче Илнар Хәсәнов та тәбрикләп изге теләкләрен юлладылар.Фәймә әби әлеге тәбрикләүләргә бик шатланды, чын йөрәгеннән олы рәхмәтләрен җиткерде.

Әниләргә сертификатларны пенсия фондының район бүлеге начальнигы Шамиль Гафаров һәм  Кама Тамагы һәм Апас районнары пенсия фонды җитәкчесе И.И.Гыйлметдинов тапшырдылар, әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың  белем алуына  тотарга, шулай ук әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үттеләр, үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

Алар 11-12 март көннәрендә район авыл җирлекләрендә эвакуация пунктлары эшен җәелдерү, гражданнар иминлеген тәэмин итү буенча чараларның нәтиҗәлелеген һәм тулаем әзерлекне тикшерәчәкләр.
АПК профсоюзлары район комитеты традициягә тугры калып, быел да 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне  уңаеннан волейбол буенча районара турнир үткәрде. Ярышларның баш хөкемдары-АПК профсоюзлары район комитеты рәисе Руслан Галиев «Зөя» агрофирмасы, район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, Апас мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Хатын–кызлар, мәктәп командалары арасында агрофирма, район үзәге һәм Апас мәктәбе укучы кызлар командалары, ир-егетләр арасында Апас, Буа һәм Сатмыш җыелма командалары призлы урыннар яуладылар. 7 мартта Апас мәктәбе зур спорт залында көне буе барган ярышта барлыгы 10 команда көч сынашты.

Раилә 5 газета-журналга язылып, квитанцияләрен җибәрергә дә онытмады. Чөнки ул узган юлы да әлеге бәйгедә катнашып, кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде.

– Почта аша өйгә журнал килгәч, күңелле булып китте. Бу юлы менә бүләк зуррак – уку кирәк-яраклары һәм китаплар алдым. Тагын катнашачакмын. Айпадны, һичьюгы берәр фотоаппарат отарга әле исәп, – ди ул.


10
март, 2015 ел
сишәмбе
Табигатебезгә яз беренече сулышын өрде. Иртәдән үк тирә-юнебез язның беренче төсмерләрен алды. Бүген Апаста болытлы һава. Температура көндезге сәгатьләрдә 1 градус җылы, ә кичен исә 1 градус салкын. Аяк асларында көчле бозлавык. Сак булыгыз!
Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Лениногорск шәһәрләрендә артып киткән, бер атанада барлыгы республикада 26 мең авыру очрагы теркәлгән.  Бу хакта  Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, грипп һәм ОРВИ әлегә эпидемия дәрәҗәсендә түгел, әмма гыйнвар аеның өченче атнасыннан башлап авыручылар саны атна саен 10-38 процентка артып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International