10-20 февраль көннәрендә “Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны” дип аталган махсус чара үтте. Бу акциянең максаты – җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шул рәвешле юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.
Борнашта, шушы авыл егете, эшмәкәр Марат Вәлиуллин кубок һәм призларына хоккей ярышлары узды. Беренчелек һәм кубок кабат аграр көллият командасы кулында. Икенче – урында Иске Йомралының яшь хоккейчылары, өченче урында – Апас спортчылары. Аларга медальләр, бүләкләр, Мактау грамоталары бирелде. Борнаш командасы егетләренә Фәнис Галәветдинов махсус бүләкләрен бирде.
Район хастахәнә хезмәткәрләре 2014 нче ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Хисап сессия утырышында Татарстана Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова да катнашты. Баш табиб Линар Ахмятянов узенең чыгышында сәламәтлек өлкәсендәге проблемалар, аларның чишелеш юлы турында билгеләп үтте. Хастахәнәнең иң яхшы табиблары диплом һәм грамоталар белән бүләкләделәр, шулай ук истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре дә тапшырылды.
Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә дәрәҗәле кунаклар килде. Алар иң элек район үзәгендә эшләп килүче аграр көллият, мәктәп һәм балалар бакчаларында булдылар.