Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров хәбәр итүенчә районда соңгы 3 елда яңа 6 клуб сафка бастырылган. “Мәдәният өлкәсенә хөкүмәтебез ягыннан да, район җитәкчелеге ягыннан да булган ихтибар аеруча зур. Узган елда Тутай һәм Болгаер авылларындагы мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Азбаба һәм Югары Акхуҗа авылларында 100 урынлык яңа мәдәният үзәкләре төзелде. Кызыл Тау авылында 200 кешегә исәпләнгән яңа клубка нигез салынды шулай ук Әдмәндәр авылы клубының капиталь ремонтына да акча бүлеп бирелде. Яңа елда исә яңа клублар Әнәле һәм Аюкөйдергән авылларында да төзеләчәк. Клубларны төзү белән беррәттән аппаратура яңарту, сәхнә киемнәрен тегү кебек өлкәләргә дә ихтибар арта бара.
23 февраль бәйрәме уңаеннан Түбән Кама районында бокс буенча зур турнир үткәрелде. Әлеге турнирда Апас муниципаль районы данын яклап яшь боксчылар командасы катнашты. Катнашу нәтиҗәсендә Әмир Заһидуллин беренче, ә Җәсурбәк Әхмәтҗанов өченче урынны яулап алды, дип хәбәр итте егетләрне ярышка әзерләүче тренер Данис Хакимов.
Күп җырлар авторы, җырга-моңга гашыйк Гөлнур апа тумышы белән Әнәле авылыннан. Биредә яшәүче һәр кеше аны үз итә, аның иҗатын яратып яши. Шуңа да аны аеруча якын күргән, иҗатына гашыйк бер төркем авылдашлары 19 февраль көнне Буа шәһәре мәдәният йортында Гөлнур апаның юбилей кичәсендә булып кайттылар.
- Кичәдән гаҗәеп онытылмаслык тәэсирләр белән кайттык. Гөлнур апа авылдашларын сагынып, үз итеп яши. Ә без исә аны чиксез хөрмәт итәбез, аның белән горурланабыз. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип хәбәр итте Әнәле авылы клубы мөдире Альмира Салахова.