Азбабада 25 ел почтальон булып эшләүче Алена Зеленова авылның изге Александра чиркәве эшчәнлеге өчен дә җаваплы хәзер. Аның тирәсен тәртиптә тоту, җылыту эшендә аңа бик булдыклы ире Александр да ярдәм итә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда авыл җирлекләре арасында “Җиңү салюты” дип исмеләнгән халык иҗаты фестивале старт алды. Ул 7 зонада узачак. Багыш, Чүрибураш, Азбаба, Урта Балтай, Зур Күккүз, Биеш, Ябалак мәдәният йортларында авыл җирлекләре үз осталыкларын күрсәтәчәк. Сугыш ачысы, җиңү шатлыгы, тыл тормышы, хәрбиләр язмышы, шулай ук сугыш чоры җырлары, шул теманы яктырткан биюләр сәхнә түрендә булыр дип көтелә.
Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында министр Артем Хохорин билгеләп үтте. “ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәзгыятьнең тотрыклылыгын һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән төп бурычны хәл итүгә иреште”, - дип белдерде А. Хохорин.