ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Агропромышленность комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өченрайон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илдус Габдулла улы Амануллин Рәсәй Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
6нчы апрель иртәсендә  узган атналык киңәшмәдә районның  авыл хуҗалыгы, социаль хезмәт күрсәтү, социаль объектлар төзү һәм төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

2015 нче елның 6 апрелендагы киңәшмәдә “Без ришвәтчелеккә каршы!” темасы буенча уздырылган видеороликлар бәйгесендә җиңүче мәктәпләр бүләкләнде.

I урынны -  Кече Болгаер мәктәбе, II урынны – Борнаш мәктәбе, III урынны – Дәүләки мәктәбе алды.

Ярышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Беренче урынны балалар спорт мәктәбе командасы яулады. Икенче урынны башкарма комитет хезмәткәрләре яулады, оченчене - мәгариф бүлеге һәм Апас муниципаль районының шәһәр тибындагы Апас бистәсе хезмәткәрләре.
Сөт  җыючылар белән район хакимиятендә узган чираттагы очрашу-киңәшмәдә сүз март аеның беренче ункөнлегендә сөт тапшыручыларга түләү мәсьәләсе турында барды. Бу ункөнлектә халыкка сөтнең һәр килограммы өчен 18,50 тиеннән 17,50 тиенгә кадәр акча түләнгән. Сөйләшүләрдән күренгәнчә, соңгы вакытта сатып алу бәясенә карап, сөткә бәя төшкән. Хәзергә халыктан җыелган сөткә 1 килограммы өчен 16 сум түләнәчәк.

27
март, 2015 ел
җомга
Дәвеш, Олы Бакырчы, Урта Балтай авыл җирлекләрендә гомер итүче ветераннарга  тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды. Һәр авыл җирлеге клубында өлкәннәр өчен коймак белән чәй эчү, концерт номерлары әзерләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин ветераннар белән очрашып сөйләште, районда барган эшләр белән таныштырды. Халыкны кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм Татарстан Хөкүмәтенең азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Районда мондый бүләкне 800дән артык кеше алды. Алар арасында 32 сугыш ветераны да бар.
Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл саклык ярата” дигән тема астында балалар һәм әти-әниләр белән очрашу үткәрделәр. Балалар төрле уен, шигырь-җырлар аша үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларга рәсемле китаплар тараттылар. Соңыннан әти-әниләр белән сөйләшү булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова балаларның иминлегенә кагылышлы мисаллар китереп үтемле чыгыш ясадылар.
23 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана.
2015 елның 23 мартыннан республика мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлады. Каникул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Сыйфатлы әйбернең арзанга сатылмаганы хак башында. Ләкин акча мәсьәләсенә килеп төртелгәч, арзанрагын сайларга тырышабыз шул. Әнә шул сыйфатлы “арзан” товар ике райондаш ир-атны төп башына утырткан да инде. Алар социаль челтәрләр аша машина сатып алырга уйлыйлар. Кирәкле товарны сайлап, бәяләрен килешкәч, сатучы як, машинаны килеп алганчы, билгеле бер күләмдәге акчаны банк аша күчерү тәкъдиме ясый. Машиналы булу хыялы белән янган беркатлы ир-атлар 20-30 мең сум күләмендәге акчаны билгесез затлар кулына күчереп тә куя. Нәтиҗәдә, машина да юк, акчадан да җилләр искән, сатучылар да юкка чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International