ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Һәр сишәмбе көнне 14.00-17.00 сәгать аралыгында район прокуроры Ришат Шакиров прокуратура бинасында җәмәгатьне кабул итә. Район прокуратурасы адресы: Апас районы, Апас штп, Гагарин урамы, 2 йорт.

Апасның «Зөя» хоккей җыелма командасы Татарстан чемпионатында үз дивизионында 19 команда арасында дүртенче урында бара. 24 гыйнварда Апас  бозында ул Сабаның «Тимерхан» хоккей командасын кабул итте һәм 7:3 исәбе белән җиңде. Бу атна ахырында апаслылар Чирмешән районы командасы белән очрашачак. Апасның яшьләр хоккей командасы «Алтын алка» ярышларында Идел аръягы районнары мәктәп командалары арасында 4 көндәшен җиңеп, финалга үтте.
Төрле елларда мәктәпне тәмамлап, бүген төрле югары уку йортларында белем алучы егет-кызлар очрашуга теләп килде. Алар мәктәп елларындагы хатирәләрне яңарттылар, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар, студент тормышының күңелле дә, мәшәкатьле дә мизгелләре белән таныштырдылар.

Чирмешән мәктәбе укучылары тимурчылар эшчәнлеген бик теләп һәм яратып башкара. Шушы көннәрдә генә укучылар Аюкөйдерган авылында яшәүче ветеран Рәхимҗан абый Нигмәтҗановка булыштылар:карларын чистарттылар, тирә-юньне тәртипкә китерделәр. Рәхмәт әйтеп, ветеран аларга сугыш еллары турындагы хәтирәләре белән уртаклашты. Ил-көннәр тыныч имин булуын теләде. Багыш авылында яшәүче ветеран Фәһим Фасхиевка да мәктәп укучылары теләп булыша. Рәхмәт йөзеннән ветеран укучыларга гармунда уйнау серләрен ача. “70 еллыкны бергә каршылаган мизгелләрне көтәбез” ди мәктәп укучылары.

Казанда Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми җыелышы узды. Кулланучылар җәмгыятьләренең 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Бүген - Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан азат иткән көн

Бу көн Бөек Ватан сугышы тарихында иң истәлекле вакыйга булып калган. 1944 елны Волхов һәм Ленинград фронтлары көчләре белән һөҗүм оештырыла. Нәтиҗәдә, шәһәр тулысы белән фашист блокадасыннан азат ителә. Бу вакытта шәһәр халкының саны 5 тапкырга кимегән була. Кешеләр ачлыктан хәлсезләнеп урамда егылап үләләр. Ата-анасыз калган балалар салкын фатирларда көчкә хәрәкәтләнеп көн күрәләр.  Бу дәһшәтле көннәрне бүгенге көндә Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина күз яшьләре белән искә ала. – Сирена тавышы ишетелүгә апалар, абыйларның мине күтәреп бомбадан саклану урыннарына йөгергәннәре исемдә. Әнинең өзгәләнеп елаганы йөрәгемә үтеп калган. “Ник елыйсың, әни?” дип гел сорап йөдәтә идем. Аның безнең өчен кайгырып елаганың соңрак аңладым. Илләр-көннәр имин булсын, сезгә андый кыенлыкларны, югалтуларны күрергә язмасын, – ди Галия апа.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә Ленинград камалышы ветераны, Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина белән очрашу булды. Очрашуга Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Равил Гомәров) чакырылган иде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, “Сәләт” балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Луиза Сафина, Дан музее җитәкчесе Әгъзам Хәмидуллин сугыш китергән афәтләр, корбаннар турында сөйләделәр. Галия апа үзенең кичерешләрен күз яшьләре аша кабат яңартты.

24 гыйнварда Апаста мәктәп Спартакиадасы программасына кертелгән милли көрәш буенча быелгы икенче зур бәйге үткәрелде. Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, спорт мастеры, республика һәм Россия күләмендә берничә тапкыр чемпион булып танылган Ринат Гыйламов призларына үткәрелгән бу ярышка уннан артык мәктәп командасы килде. 100дән артык якын яшь көрәшче ике келәмдә көч сынашты. 9 еллык мәктәп командалары арасында Апас, Чүрибураш һәм Кызылтау укучылары, 11 еллыклар арасында Апас, аграр көллият, Кызылтау, Морзалар мәктәп командалары 1-2-3  урыннарны бүлештеләр.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Ростов өлкәсенең Сальск шәһәрендә туып, Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән 28 яшьлек Кострубин Илья Олеговичны эзли. Оператив мәгълүматлар буенча, ул кулдашын яралап, 60 миллион акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәше булырга мөмкин.
Интернет һәм sms мошенниклыкка мобиль банк караклары да килеп кушылды. Шундый очрак узган елның ноябрь аенда безнең районда да теркәлде. 41 яшьлек ханым үзенең банктан акча ала торган пластик карточкасын кулланылыштагы телефон номеры белән бәйли. Ләкин күпмедер вакыттан соң ул телефон номерын алмаштыра һәм бу хакта банкка хәбәр итми. Элемтә кампаниясе, үз кагыйдәләренә буйсынып, бу номерны билгеле бер вакыттан соң, башка кешегә бирә. Ә ханымның исәп-хисап счетына акча күчү турындагы хәбәрләр яңа сим-карта хуҗасына килеп бара. Билгеле инде, мондый табыштан теге кеше баш тартмый. Төрле юлларын табып, ун көн эчендә акчаны “шудыра”. Шулай итеп, ханымның 53 мең акчасы билгесез кеше кесәсенә күчә. Аның үзенә килгән зыян турында район эчке эшләр бүлегенә килеп гариза язудан башка чарасы калмый. Районда яшәүче икенче бер ханымның ике банк картасы да бер үк номерга бәйләнгән була. Ханым телефонына яңа номер ала, искесенең аңа кирәге калмый. Ләкин баерга җай гына эзләп йөрүчеләргә бу менә дигән җим була. Угрылар мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлар. Ике картадагы акча да хуҗасына барып җитми, кырыкалдарлар кулына күчә. 36 яшьлек бу ханым беркатлылыгы нәтиҗәсендә 60 меңгә якын акчасын югалта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International