Биеш мәктәбе укытучысы Галина Алексеева Рәсәй Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Мой лучший урок” конкурсында җиңеп чыга. I урынна яулаган Галина Юрьевага диплом һәм медальне район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов тапшырды.
Равил Фәритович, 1 гыйнвардан хезмәт закончалыкларын бозган, кешене эшкә алганда тиешенчә рәсмиләштереп, акчасын тулысынча түләмәгән өчен җаваплылык катгыйлануы турында язган идек инде. Бу хакта төгәлрәк аңлатып үтсәгез иде.
– Әйе, ел башыннан кергән законнар җаваплылыкны катгыйландырды. Мисал өчен, минималь хезмәт хакы күләме, аны бирү вакыты бозылган очракта, җаваплы затларга һәм юридик зат булмаган эшмәкәрләргә бер меңнән биш меңгә кадәр, юридик затларга утыз меңнән илле меңгә кадәр административ штраф каралган. Хезмәт килешүе төзелмәгән, хезмәт мөнәсәбәтләре бозылган очракта, кешегә өч меңнән биш меңгә, җаваплы затка ун меңнән егерме меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Азбабада 25 ел почтальон булып эшләүче Алена Зеленова авылның изге Александра чиркәве эшчәнлеге өчен дә җаваплы хәзер. Аның тирәсен тәртиптә тоту, җылыту эшендә аңа бик булдыклы ире Александр да ярдәм итә.