Раилә 5 газета-журналга язылып, квитанцияләрен җибәрергә дә онытмады. Чөнки ул узган юлы да әлеге бәйгедә катнашып, кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде.
– Почта аша өйгә журнал килгәч, күңелле булып китте. Бу юлы менә бүләк зуррак – уку кирәк-яраклары һәм китаплар алдым. Тагын катнашачакмын. Айпадны, һичьюгы берәр фотоаппарат отарга әле исәп, – ди ул.
Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе – 2015” бәйгесе узды. Беренче турдан узган сигез тәрбияче – Гөлфруз Фәхретдинова, Зөлфия Шаһиева (“Кояшкай”), Райлә Гайнетдинова, Алия Нуриева (“Салават күпере”), Фирания Зыятдинова (“Гөлбакча”, Танай-Турай авылы), Гөлия Баһаутдинова (“Алтын балык”, Чурибураш), Алсу Газиева (“Әкият”, Азбаба) һәм Сөембикә Галиуллина (“Бәллүки”, Әлмәндәр) үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.