Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр сугыш ветераннары Хатыйп Салаватуллин, Афрат Насыйбуллин, Назыйм Гайнетдинов белән очраштылар. Балалар алар хөрмәтенә җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева өлкәннәрне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, очрашуга килгәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ветераннар үзләренең сугышта һәм сугыштан соңгы авыр елларда күргән, кичергән михнәтләрен сөйләделәр, илгә-көнгә иминлек теләделәр.
Бу көннәрдә 14 яше тулган 12 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы – паспортлар бирелде. Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, апалары белән килгәннәр иде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узган кичәдән яшьләр зур дулкынлану белән кайтып китте.
Район мәгариф бүлеге һәм Апас балалар «Сәләт» иҗаты Үзәге һәр елны мәктәпләр арасында кошлар көненә багышлап махсус акция-конкурслар игълан итә. Бу матур традициянең дистәләгән еллык матур тарихын дәвам итеп, Апас мәктәбе укучылары да быел да бәйгегә кушылдылар. Алар өчен ул илленче тапкыр үтте.
Бик кызганыч, Татарстан Дәүләт Советы карары белән 10 еллар элек шәһәр типлы бистә статусына күчерелгән Апас үзәк хастахәнәсе Россиякүләм «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм. Аның буенча, авыл районына эшкә кайткан 35 яшькә кадәрле табибка 1 миллион сумлык Грант бирелә, Татарстан хөкүмәте дә шуңа 100 мең сум өсти. Район юлламасы белән хәзер югары медицина уку йортларында 10 апаслы укый. Алар диплом алгач районга кайтып эшкә урнашырга тиеш, дүрт яклы килешүдә шулай күрсәтелгән. Апаска кайтмасалар, алар республика бюджетыннан түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш була. Бүген район үзәк хастаханәсе, поликлиникада 39 табиб, 196 урта буын белгеч эшли. Хезмәт күрсәтүче һәм кече буын медицина хезмәткәрләре-83 кеше. Табибларның уртача айлык хезмәт хакы узган елда 37106, урта буын белгечләрнеке 19095 сум, кече буын хезмәткәрләрнеке 11315 сум тәшкил итте, – ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Апас муниципаль районының башкарма комитеты «Җиңү” дип исемләнгән хоккей буенча ирләр арасында ачык турнирны ачык дип игълан итә. Турнирга мәктәп балалары да кертелә.