ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанда язгы чәчү үткәрү тактикасын эшлиләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышу ниятләнә. Ул 18 февраль көнне "Казан ярминкәсе" ААҖ территориясендә узачак.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
7 февральдә Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков белән очрашты. Эшлекле сөйләшүләрдән соң алар Апас «Алтын алка» Боз Сараенда Татарстан Прокуратурасы идарәсе һәм шәһәр, район прокуратуралары вәкилләре катнашында узган зур хоккей турнирында тамашачы буларак катнаштылар.
6 февральдә Апас урта мәктәбендә “Сыйныф җитәкчесе – 2015” бәйгесе узды. Беренче турдан узган 9 сыйныф җитәкчесе көч сынашты биредә. Көне буе дәвам иткән бәйгедән соң иң күп балл җыеп Бакырчы мәктәбе укытучысы Лилия Мөхәммәтҗанова җиңүче булып танылды. Калган сыйныф җитәкчеләре дә төрле номинацияләр буенча билгеләп үтелделәр.
ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, кар чаналарын файдалану кагыйдәләрен сакламаучылар бүгенге көндә күзәтелеп килә. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү, фаҗигаларны кисәтү максатын күздә тотып, Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе “Кар чанасы – 2015” операциясе игълан итте.
Сайлау алды кампаниясен үткәрү тәҗрибәсе һәм партия проектларын гамәлгә кую турында сүз барачак
Татарстан Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәге булып кала. Бу хакта бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар, республика ММЧ җитәкчеләре катнашты.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Апас муниципаль районында «Россиянең чаңгы юллары-2015» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары бәйгесе 5 меңнән артык кеше җыйды. Алар арасында предприятия, оешма җитәкчеләре, авыл советы җитәкчеләре, балалар һәм район халкы. Бәйгедә катнашучы иң өлкән кешегә 77 яшь. Ул – Урта Балтай авылыннан Ринат Гәләүтдинов. Ә иң кечкенә катнашучы – Апастан 3 яшьлек Данияр Галиев. Аларга махсус бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин сәләмләде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Киңәшмә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Министр урынбасары сөйләвенчә, республикада мөгезле эре терлекләр баш саны 745,3 мең баш тәшкил итә, шул исәптә сыерлар – 246,6 мең баш. Гыйнварда Татарстанда 90,3 мең тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан уртача 387 кг сөт савып алынган.
“Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә тормыш иминлеге нигезләре һәм тарих укытучылары катнашында “Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре” дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды. Биредә танылган тарихчы Әхәт Садриев, “Сугышчан Дан” музее җитәкчесе Әгъзам Хәмидуллин эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, музей белән таныштылар.

Иске Әнәледә тиздән яңа клуб булачак. Гыйнвар аеның соңгы атнасында клуб мөдиребез Альмира Салахова авыл халкы белән берлектә, иске клубны сүтү өчен өмә оештырды. Эшкә батыр авылдашларны салкын да куркытмады. Хатын-кызлар өмәчеләрне сый-нигъмәтләре белән сыйлап, көч-куәт биреп тордылар. Ике көн дәвамында бик зур эш башкарылды, тирә-як тәртипкә китерелде. Авылымда уңай үзгәрешләр күп, аларны булдыруда көчен куйган район башлыгына рәхмәт, – дип хәбәр итә Дилә Сафина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International