ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Апас туган якны өйрәнү музее төрле конкурсларда откан премия, грантларны инновацион технологияләргә юнәлтә. Үзәк күргәзмә залында пәйда булган сенсорлы моноблок – соңгы яңалыкларның чираттагысы. Плазмалы монитор-экранның сенсорларына җиңелчә генә кагылып, атаклы якташыбыз-галим Шамил Каратай, шагыйрь Шәүкәт Галиев, фронтовик Шәрифулла Зарипов һәм тагын 300гә якын апаслылар – Бөек Ватан сугышы ветераннары фотогалереясы белән танышырга мөмкин.


7
февраль, 2015 ел
шимбә
Бүген, 13 сәгать 30 минутта район мәдәният йортында студентлар һәм чыгарылыш класс укучылары белән очрашу оештырыла. Очрашуда район башлыгы һәм республиканың төрле уку йортлары җитәкчеләре, вәкилләре белән эчкерсез сөйләшү, җанлы әңгәмә, концерт номерлары булачак. Барыгызны да көтеп калабыз.

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гараев хәбәр итүенчә узган атнада районда 95 юл кагыйдәләрен бозган кеше тоткарланган. Икесе исә - салмыш хәлендә рульгә утыручылар.  Соңгы араларда котырган буран нәтиҗәсендә районда 8 юл халәкәте теркәлгән. Юлларда сак булуыгыз сорала!

Ялларда Татарстанга берникадәр салкын килә, аннары төбәктә аномаль җылы температура булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә белдерделәр.
Узган ел Татарстанда чит илләрдән кертелгән 43 тонна азык-төлек продукциясе сыйфатсыз дип табылган. Бу хакта коллегия утырышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе – республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина белдерде.

6
февраль, 2015 ел
җомга
ООО “Икмәк” коллективы район халкын кайнар икмәк, төрле кондитер әйберләр белән тәэмин итеп тора. Һәр көн саен комбинаттан дүрт автолавка продукция таратырга чыгып китә. Махсус җиһазландырылган бер автолавка кибете булмаган кечкенә авылларга бара. Халык мондый хезмәт күрсәтүдән канәгать. Югары Биябашы авылына да һәр атнаның өч көнендә, билгеләнгән сәгатьләрдә тәгәрмәчле автокибет килә.

 

Бөек Ватан сугышында катнашып, җиңү яулап кайткан, бүген дә балаларын, онык-оныкчыкларын шатландырып яшәүче Габделхәй бабайның олуг юбилеен зурлап, авыл клубында үткәрделәр. Авыл үзешчәннәре аның тормыш юлын бик матур итеп сәхнәләштерделәр. Рәсәй Президентының Котлау открыткасына һәм район башлыгының бүләгенә дә бик шатланды. Авыл җирлеге башлыгы да кайнар котлап бүләген тапшырды.

ООО “Свияга+” җитәкчесе Булатов Хәйдәр Хәлим улына 60 яшь тулды. Шул уңайдан Район башлыгы Рәшид Заһидуллин чираттагы җомга киңәшмәсендә Булатов Хәйдәр Хәлим улын Мактау Грамотасы белән бүләкләде, истәлекле бүләк тапшырды “Күп еллар дәвамында нәтиҗәле һәм җаваплы хезмәте өчен” диелә Мактау Грамотасында.

4 февральдә Балтай авылы мәдәният йортында дүрт җирлек – Балтай, Кызыл Тау, Тутай, Дәвеш үзешчәннәре чыгыш ясадылар. Бу чарага һәркайсы тырышып хәзерләнгән, сәхнәдә олысы-кечесе бер сулыш белән чыгыш ясап теманы ачып бирде.

5 февральдә исә Азбаба авылы мәдәният йортында үзенең концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук әлеге фестивальнең зональ турларын 6 февраль көнне Зур Күккүз авылы мәдәният йортында, 10 февраль көнне Биеш авылы мәдәният йортында, 12 февраль көнне Шәмбалыхчы авылы мәдәният йортында карап булачак.

Агымдагы елның апрель аенда V Республика яшьләр форумына нәтиҗә ясалачак.. Биредә теләсә нинди яшь кеше яки команда үз проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба һәм җәмгыять, дәүләт ярдәме ала ала.
Форум кысаларында 8 тематик мәйданчык булыр дип көтелә. Шулар арасында “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Мин – эшмәкәр”, “Инициатива”, “Илһам”, “Инфо-агым” кебекләр бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International