Районга эшлекле визит белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм урып-җыю эшләре барышы белән таныштырды.
Апас районының тагын бер авылы китаплы булды. “Дөньядагы бердәнбер Сатмыш”, “Искитмәле Олы Болгаер”, “Борнаш иле”, “Асыл төбәк – авылым Шәмәк” китаплары янына Коштавылына багышланган “Күл буенда, кошлар тавында” исемлесе дә өстәлде. Әлеге Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Наил Галиуллин иганәчелегендә чыккан басма – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сатмыш авылы егете Хәмзә Бәдретдиновның унынчы китабы.
Изге Рамазан аенда районга килеп динебезне тагын да халыкка якынайтуда өлешен керткән, бәйрәмне нурландырган Төркия кунагы Мәмәт Салихның хезмәтен район башлыгы игътибарга алды. Ул Мәмәт Салихка олы рәхмәтен белдереп Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр – үзенә түбәтәй, җәмәгатенә ак шәл тапшырды, хәерле юл теләде.
Районда урып-җыю эшләре гөрләп бара. Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасыннан билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар.
Районыбызда дин юлына басучылар, динебезне хөрмәт итеп, аның тиешле кануннарын үтәүчеләр елдан-ел арта бара. Яшьләрнең бу сафларны тулыландырулары аеруча сөенечле. Изге Рамазан аенда һәркем изгелек эшләп кешеләрне сөендерүне үзенең бурычы дип саный. Әнә шуңа да кемдер ялгыз өлкәннәрне күчтәнәче белән сөендерә, кемдер ятим баланың күңелен күрә, кемдер ифтар мәҗлесләре үткәрә. Елдагыча, быел да ифтар мәҗлесләре һәр авыл җирлегендә, оешмаларда уздырылды.
106нчы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков әлеге машинаны Каратун “Нефтебаза”сына тапшырды. Әлеге оешма хезмәткәрләре төрле конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.
– Монда янгын чыгу куркынычы көчле булганлыктан, иске машинаны яңасына алыштырабыз, – ди Руслан Ромачков.
Чираттагы җомга киңәшмәсе район башлыгы Рәшид Заһидуллин рәислегендә үтте. Киңәшмәдә узган атнага йомгак ясалды, башкарылган һәм башкарылычак эшләр анализланды. Яңа төзелешләр, капиталь ремонт, оешма-предприятие тирә-юненең, урамнарның чисталыгы, кышкы ягу сезонына әзерлек, барысы да күз уңында булды. Көнүзәк мәсьәлә булып урып җыю эшләре тора. Ашлыкның бөртеген дә әрәм итмичә, югалтуларсыз вакытында җыеп алу, алдынгы комбайнчыларга премияләр бирү, халыкка пай җирләре өчен тиешле продукция бирү бурычын куйды район башлыгы.
24 июльдә комиссия кулыннан беренче 1 мең сумлык «кыр премиясе» 30 ел Йомралы, Идрәз басуларында икмәк үстерүче Рәнәс Галиуллин экипажына тапшырылды. Ярдәмчесе Дамир Фазлыев белән быелгы уракта ул бу көн таңында «Клаас-Мега 380» белән районда иң беренче булып 5623 центнер ашлык суктырып алды.
– Тырышып һәм сыйфатлы, гадел итеп эшләсәгез, яныгызга тагын килеп, суктырылган икенче 5000 центнер ашлык өчен яңадан «кыр премиясе» тапшырачакбыз, – диделәр аларны котлап, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белән агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов. Йомралы бүлекчәсе идарәчесе Рөстәм Хәмидуллин әйтүенчә, «кыр премиясенә» лаеклылар быел аеруча күп бу якла
Район халкын борчыган сорауларны уртага салып сљйләшњ, проблемаларын хәл итњ максатыннан, даими рәвештә халык ќыеннары њтә. Быел да август аеныћ икенче яртысында авыл ќирлекләрендә, хезмәт коллективларында халык ќыеннары оештырылачак. Киләчәкне књзаллап, районыбызныћ тљрле яклап њсеше љчен этәргеч бирњче тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенећ киләсе биш елдагы эш программасына кертеләчәк. Халык ќыеннарын уздыруны, киләчәккә планнар корганда халык фикеренә дә таянуны 8 июль кљнне Дәњләт Советында узган кићәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рљстәм Мићнеханов бурыч итеп куйды.
Кадер кичђсендђ фђрештђлђр адђм баласыныћ бер еллык тђкъдирен алып килђлђр. Ул тљнне догада, гыйбадђттђ, намазда њткђрњ мећ ай гыйбадђт кылудан да ђќерлерђк.