ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2014 ел
җомга

Төзүчеләр көне уңаеннан, районда төзекләндерү өлкәсендә актив эшләп килүче, бүгенге көндә районның үсешенә керткән уңышлары өчен Фәнис Сафиуллин, Илдар Шагиахметов, Радик Гәрәевлар район башлыгының Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләгенә ия булдылар.

Чираттагы җомга киңәшмәсе район башлыгы Рәшид Заһидуллин рәислегендә үтте. Киңәшмәдә урып-җыю барышы, урамнардагы чисталык анализланды. Округларда уздырылып килүче халык җыеннарында яңгыраган сораулар һәм мөһим мәсьәләләр каралды. Шулай ук район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Геннадий Клементьевны    60яшьлек юбилее белән тәбрикләп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Гаилә корып, туып-үскән төбәгендә калырга теләүче яшь парлар саны арта бара. Ябалак авылыннан Шамил Галәүтдинов үзенең гомерлек яры итеп Балык Бистәсе кызы Гөлфия Хисамиеваны сайлаган. Авылда калучы бу яшь парларга район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләре белән район башлыгы исеменнән Котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырды.


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә район Советы депутатлары округларында халык җыеннары уздыралар. Хәйдәр Булатов Шоссейная, Полевая, Парковая, Яшьләр урамының күпфатирлы йортларында яшәүчеләр белән очрашып, тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча бүгенге көнгә 30060 тонна бөртек җыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача 23,3 центнер уңыш чыга. Арышның бер гектарыннан 25,7 центнер, көзге бодайдан 23,2 центнер, арпадан 23,4 центнер, язгы бодайдан 19,6 центнер, солыдан 23,9 центнер, борчакның һәр гектарыннан 11,6 центнер уңыш җыела.

Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 43,4 процентында төгәлләнгән.

Барлыгы 5900 тонна салам, 9620 тонна печән, 420 тонна яфраказык хәзерләнгән, 64700 тонна сенаж салынган.


6
август, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2006 елда оешкан инвалид-спортчыларның «Идел-Урал» Хәйрия фонды , «Бердәм Россия» партиясенең республика региональ Советы, Татарстан дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» («Возрождение») фондларының даими иганәчеләре, меценатлар белән бергәләп зур һәм саваплы эш башкаруын дәвам итә. Чираттагы автотранспорт-ат спорты эстафета-марафоны 5-6 августта Апас  аша үтте.

Тулырак язма “Йолдыз” газетасы битләрендә.


4
август, 2014 ел
дүшәмбе

Район үзәге – Апаста яшәүчеләргә тагын бер уңайлылык артты. Республика программасына нигезләнеп, Ленин, Газовая, Татарстан, Новая, Юбилейная, Октябрь, Кызылармия урамнарына асфальт юл түшәлде. Рем Абзалов, Ислам Насыйбуллин, Бану Вәлиева, Абдулла Алиш урамнарына таш юл салыначак.


1
август, 2014 ел
җомга

Апас – Буа киселешеннән үтүчеләрне тагын бер яңалык таң калдырды. Анда район башлыгы тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән “Апас” дип язылган яңа стела сафка басты. Бу объект Апасның визит карточкасы булып, килгән һәркемне каршы алып һәм озатып кала, юлчыларга хәерле юл тели.

Район административ комиссиясендә ел башыннан Апас, Каратун, Иске Әнәле, Биеш, Борнаш, Балтай, Коштавылы, Караборнаш, Сатмыш, Акхуҗа, Иске Йомралы авылларында экологлар катнашында җирле төзекләндерү, чисталык Уставлары үтәлешен тикшерү рейдларында 37 йорт хуҗасына протокол язылды.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

10 мең центнер икмәк суктырган Горбунов берләшмәсе уңганнары әтиле-уллы Хәйдәр һәм Ленар Шәриповлар да районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, “Свияга” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов кулыннан күчмә байрак, премия һәм Рәхмәт хаты алдылар. Хәйдәр Шәрипов – сыната торганнардан түгел. Улы Ленар да әтисе үрнәгендә җир эшен белеп, аңлап үскән. “Алтын куллы, нинди эшкә тотынса да ут чыгара. Комбайннан төшүгә фермага бара, анда төзекләндерү эшләрен дә, эретеп-ябыштыру эшләрен дә үзе башкара. Менә дигән механик та ул”, – диләр аның турында Дәүләкидә.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International