ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Биеш авылында, гасырлык элеккеге нигезе янәшәсендә үк 2006 елда төзелеп файдалануга тапшырылган Иоанн Предтеча чиркәвендә 20 январьда Крещение дини йоласы үтте.

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Зур Күккүз авылында мәктәпләр арасында кышкы спорт сезонын ачу буенча чаңгы ярышлары үтте. Укучылар һәм укытучылар бердәм булып чаңгыга басты.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
1 гыйнвардан ана капиталының күләме 429 мең 408 сум булды. Район пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров әйтүенчә, 7 елда ана капиталы сертификатыннан 800 райондашыбыз файдаланган.


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербург шәһәрендәге Милли Дан Үзәге “ Моряклар Ватанга хезмәттә” дип исемләнгән регионара тарихи-патриотик конкурс игълан иткән иде.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Елның беренче пары итеп 3 гыйнварда Апас районының Зур Күккүз авыл җирлегендә Гаптрахманов Зөлфәт Әүхәт улы белән Аллаярова Энҗе Марат кызының никахын теркәлде.
Никахны теркәү Зур Күккүз авылы Мәдәният йортында үтте. Тантанада яшьләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары катнашты.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
13 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы үтте. Бирегә күпсанлы Кыш бабай һәм Кар кызлары, урман җәнлекләре җыелды.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

12 январь көнне олуг юбилейларын каршылаган ике райондашыбыз – Йомралы авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Хаттаб бабай Акберов белән Дәвеш авылыннан хезмәт ветераны, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда тракторчы булып эшләгән Факия әби Хәсәновалар хөрмәтләнде.

12 гыйнварда “Алтын алка” боз сараенда искечә Яңа елны каршылау уңаеннан, тамаша һәм концерт программасы белән массалы шуулар узды. Әти-әниләре, әби-бабайлары, апа-абыйлары белән килгән балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән боз өстендә уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле апаслылар! Сезне 13 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында узачак Үзәк чыршыны ябу тантанасына чакырабыз. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары сезне моңлы тавышлары һәм җитез биюләре белән шатландырыр. Авыллардан килгән кыш бабайлары сезнең теләкләрегезне үтәр.
Кышкы каникул көннәрендә, республикакүләм программа нигезендә, Зур Күккүз мәктәбендә шактый күләмле ремонт эшләре башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International