ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Район мәдәният йортында район Башлыгы инициативасы белән өлкәннәр өчен Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Сәлахов концерты оештырылды.
12 гыйнвар көнне “Алтын алка” боз сараенда массакүләм тимераякта шуулар концерт программасы һәм уеннар белән үрелеп барачак.

9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
8 гыйнварда Хезмәт Орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов үзенең 78 яшьлеген билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне район Башлыгы исеменнән тәбрикләргә һәм бүләкләр тапшырырга дип аның янына район Башлыгы урынбасары Г.Мәүлетова килде.
Борнашта район башлыгы призына татарча көрәш һәм хоккей ярышлары үтте.
Борнаш урта мәктәбенең спорт залында Апас, Кайбыч, Буа, Яшел Үзән районы көрәшчеләре бил алышты. Район башлыгы кубогына узган ярышта төрле яшьтәге балалар катнашты.

8
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Раштуа бәйрәме көнне “Дулкын” бассейнында йөзү буенча район Башлыгы кубогына ярышлар узды.


6
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Апас мәктәбе зур спорт залында волейбол буенча ярыш үтте. Җирле эшмәкәр иганәсендә яңа ел волейбол турнирында әле былтыр гына биредә укып, хәзер Казан югары уку йортларында белем алучы студент кызлар бер командага берләшеп, яшь алмашка “мастер-класс” уены күрсәттеләр.
5 гыйнварда Апас мәдәният йортында район Башлыгының уку алдынгылары, актив укучылар, физик мөмкинлекләре чикле булган һәм ятим балалар өчен Чыршы бәйрәме узды. Биредә 289 бала катнашты.

4
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
1 гыйнвар көнне Апас балалар тудыру йортында ике бала дөньяга килде.
Бүген видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды. Анда Апас муниципаль районы башлыгы Р.Заһидуллин һәм җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International