24 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр.
Мөселманнарның дини бәйрәме быел да Изге Болгар җиренә меңләгән кешене җыйды. 25 май көнне “Изге Болгар җыены” бәйрәменә безнең районнан да 90 кеше юл тотты.
17 май көнне Апас мәктәбе гөр килеп торды. Чөнки биредә ел саен уза торган һәм көтеп алынган, балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән районкүләм “Аҗаган” спорт бәйгесе үткәрелде. Биредә районның 21 мәктәбеннән икешәр командага бүленеп, укучылар 9 этаптан торган төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар.
Әле кайчан гына бу егетләрне армиягә озаткан идек. Тәртипле, тәүфыйклы булырга сүз биреп, истәлек бүләкләре белән киттеләр алар. Бер сизелмичә узып та киткән, егетләребез исән-имин, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәп туган төбәкләренә кайта башладылар. Назыйр Курамшин (Азбаба), Руслан Шәфигуллин (Тәүгелде), Динар Нургалиев (Апас), Рәшит Зиннуров (Карамасар), Ирек Әхмәтҗанов (Багыш) илебезнең төрле шәһәр-өлкәләрендә хезмәт итеп, якыннарын изге хәбәрләре белән генә сөендереп торганнар. “Бер ел гына булса да сагындыра икән туган як, хәзер тырышып эшләргә, белем алырга кирәк”, – диләр алар.
“SMS Универсиада” акциясе кысаларында Биеш мәктәбендә “Күңелле старт”лар үтте. Ярышларда укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Тирә-юньгә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, яман гадәтләрдән ерак торырга өндәгән плакатлар эленде. Акциянең ахырында барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.
Олы Болгаер авылы янәшәсендәге Кыр чишмәсенә самовар куелды. Бу эш клуб мөдире Миңнегөл Галиева инициативасы һәм Биектауда яшәүче авылдашлары Әнсар Галиев ярдәме белән башкарылды. Хәлим һәм Айдар Галиевләр, Айзат Миңнуллин һәм Анатолий Иванов әлеге изге эшне күңел биреп, җиренә җиткереп эшләделәр.
15 майда район мәдәният йортында хәрби хезмәткә хәзерләнүче егетләр өчен бәйрәм тантанасы булды. Язгы чакырылышта армия сафларына районыбыздан 28 егет китәчәк. Алар арасында югары белем алып өлгергән 6 егет тә бар.
15 майда 10.00 сәгатьтә Апаста «Йолдыз» район газетасы Күчмә Кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча чираттагы – 49нчы йөгерү эстафетасы уздырылачак. Үзәк стадионда үткәрелгән бу традицион ярышка гадәттәгечә районның барлык 9 һәм 11 еллык мәктәпләренән һәм күрше районнардан 4әр кешелек командалар чакырылды.
7 май көнне район үзәгендәге Батырлар Мемориаль Комплексы янында өлкәннәр күз яшьләре аша кабат үзләренең якыннарын эзләделәр, хатирәләрен яңарттылар.
Район Мәдәният йорты сәхнәсендә Апас халкы сәламәтлеге сагында торучылар арасында иң-иңнәрне билгеләделәр.