ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
– Быел Апас районында дәүләт заказы нигезендә һәм шулай ук башка төрле ысуллар белән төзелеп, 9500 квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Беренче сентябрьгә бу йөкләмәнең үтәлеше 102% тәшкил итеп, район буенча барлыгы 9700 кв.м. торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр район күләмендә әле тагын йортлар төзү мөмкинлеге бар – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.
Районга эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак барс” Холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Николай Титов килде. Әлеге сәфәрнең төп максаты – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге көзге эшләр белән танышу иде.

12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Үз йолаларыбызны, җырыбызны, моңыбызны үзебез сакламасак, аларны кем саклар, киләчәк буыннарга нинди эз, нинди мирас калыр, узган чорларны кем хәтерләр, чал тарихыбызга кем борылып карар соң? Менә шушы уйлар белән әле 1-2 ай элек кенә олы болгаерлылар музей оештыру эшенә керешкәннәр иде. Үткәннәрне барлау, буыннар чылбырын бәйләү, тарихи-мәдәни ядкәрләрне мәңгеләштерү максаты белән башланган эш төгәлләнеп, 8 сентябрьдә авыл халкы музей ачу тантанасына җыелды. Тарихи-мәдәни мирас елында узган бу чара авылдашларны, якташларны, дусларны күрештерде, очраштырды, гапләштерде, күңелле ял иттерде.

11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
8 сентябрьдә билгеләп үтелгән финансчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районыбызның барлык мәктәпләрендә дә “Финанс грамоталылыгы көне” узды. Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр.
Җәй башында район үзәк хастаха­нәсенең беренче катында башланган колачлы реконструкция эшләре ахырына якынлаша.
Рәсәй Президенты тарафыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлау турындагы Указ гамәлгә кергәннән соң районыбыздагы күпме  өлкән кеше, үзләрен шулай хөрмәтләгәннәре өчен күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерделәр. 10 сентябрь көнне Каратун бистәсендә яшәүче, 90 яшен тутырган Маһруй әби Галиуллинага да район башлыгы Р. Н. Заһидуллин ил башлыгының котлау открыткасын тапшырды һәм үз исеменнән дә изге теләкләрен ирештереп, иңенә ак мамык шәл салды.

10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Казан шәһәрендә шаулап-гөрләп V бөтендөнья татар яшьләре форумы узды.
4 сентябрьдә район администрациясенең актлар залында хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны билгеләү эшен алып бару буенча эшләүче барлык оешма-учреждение һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында семинар-уку булды. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Равил Гобәйдуллин чыгыш ясап хәрби исәпкә алуда җаваплылык, төгәллек кирәклегенә басым ясадылар, методик күрсәтмәләр белән таныштырдылар. Семинар-укуда район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов, район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Гөлчәчәк Мәүлетова  катнаштылар. Хезмәтләрен намус белән башкаручы бер төркем белгечләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Быел районда шикәр чөгендере 2700 гектарга якын мәйданда игелде. Бу басуларда бик матур уңыш үстерелде. Татарстанда иң беренчеләрдән булып август урталарында ук аның уңышын җыеп алуга керешкән “Зөя” агрофирмасы чөгендер үстерүчеләре һәм җитәкче-белгечләре фикеренчә, бу культурага 2013 елда күбрәк мәйдан бирелү отышлы булачак. Тик моның өчен чәчү әйләнешен катгый сакларга, киләсе язда кимендә 3000 гектарда чәчү планлаштырылган бу басуларда тирән көзгәчә җирне яхшылап әзерләргә кирәк булачак.

5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Белем бәйрәмнәрендә районыбызның 14 яше тулган 36 укучысы кулларына паспортлар ал­ды. Җаваплы – РФ гражданины булуын дәлилләүче документларны бәй­рәмнәрдә катнашкан полиция хезмәткәрләре тапшырды. Шушы көннәрдә тагын 30 укучыга шулай ук тантаналы шартларда паспортлар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International