Гомерләрен хезмәткә багышлаган, әле бүген дә сафта, актив тормыш алып баручы өлкәннәр арасында бүк күп кенә талант ияләре бар. Менә шундый сәләтле өлкәннәрне барлау максатыннан, республика күләмендә “Балкыш” фестивале оештырылды. Фестивальнең район туры 14-15 август көннәрендә Каратун һәм Апас мәдәният йортларында узды.