ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Районыбызның барлык белем учакларында да тантаналы шартларда яңа уку елы башланып китте. Быел 2067 укучы белем серләренә төшенәчәк. 145 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.

3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Өлкәннәр һәм хезмәт ветераннары өчен оештырылган республикакүләм “Балкыш” фестивалендә районыбыз өлкәннәре җыр-моң, бию, нәфис сүз буенча көч сынаштылар.

31
август, 2012 ел
җомга
Тутай авылыннан Булат Гайнуллин, Фәнил Хәкимов, Фаил Вафин мәктәптә тырышып уку белән беррәттән, авыл мәчетенә йөреп дин сабаклары да үзләштерәләр. “Җәмигъ” мәчетендә узган Коръән уку бәйгесендә дә актив катнашып, белемнәрен күрсәттеп макталдылар бу егетләр.
Республика ветераннар оешмасы тәкъдиме, Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән 24-26 август көннәрендә республика буенча сугыш, тыл ветераннары, ветераннар оешмалары җитәкчеләре, югары сыйныф укучылары катнашында башкалабыз Мәскәүдә эстафета оештырылды.

29
август, 2012 ел
чәршәмбе
29 августта район халкы Республика көнен билгеләп үтте. Иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе үз эшен башлады

28
август, 2012 ел
сишәмбе
Районыбыз игенчеләре үзалларына куйган бурычны намус белән һәм төгәл үтәп, быелгы уракны матур нәтиҗәләр белән төгәлләделәр.
25 августта район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды.

27
август, 2012 ел
дүшәмбе
Укытучыларның август киңәшмәсендә  бер төркем укытучы – белгечләр яшь буынны тәрбияләүгә керткән хезмәтләре өчен  район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.

Табигатьтән сезгә илһам иңгән,

Сез сабырлык, гыйлем үрнәге

23 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Укытучыларның быелгы олы форумы искиткеч зур оешканлык белән барды. Кунакларны милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар ипи-тоз, чәкчәк, куас белән каршы алдылар.

24
август, 2012 ел
җомга
23 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Укытучыларның быелгы олы форумы искиткеч зур оешканлык белән барды. Кунакларны милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар ипи-тоз, чәкчәк, куас белән каршы алдылар. Төрле бәйге-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган балалар чыгышы, укучыларның, укытучыларның кул эшләре күргәзмәләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International