Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольск, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, эшкуарлык җәмәгатьчелеге компетенциясе кысаларында, эшкуарларга, кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
Районның Үзәк ял паркында Ватанны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт була. Ул 22 февралдә, 18.00 сәгатьтә башлана. 0+
Хәрби хезмәт елларын кайнар нокталарда уздырган ир-егетләр башкалада Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда катнашты.
Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үтте.
Иске Йомралы укучылары әфганчыларның өйләрендә булып, аларны Әфганчылар һәм Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, әңгәмәләр корды.
“Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырылган II Халыкара Җәлил укуларында Каратун урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары Ранис Мусин, Зилә Төхфәтуллина, Лилия Гайфуллина катнашты. Алар район, зона турларында җиңү яулап, республикада үткән финал турында чыгыш ясадылар һәм 3 урынга лаек булдылар“, – ди җитәкчеләре, Каратун мәктәбе укытучысы Сәвия Тимершина.
Бәйге 6 меңнән артык катнашучыны үз эченә алган. Әлеге дәрәҗәле бәйгедәге уңыш яулаган укучыларны котлыйбыз!
Апасның сәнгать мәктәбендә, Илсөяр Вәлиева җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар “Минем районым тарихы“ рәсем бәйгесендә икенче дәрәҗә лауреат булды.
Апас аграр көллиятендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр!“ бәйгесе оештырылды.
“Егетләр төрле яклап сыналдылар. Үзләренең спорт ягыннан көчләрен исбатладылар. Иң-иңнәр Мактау грамоталары алды“, – диде аграр көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Габитова.
Нәтиҗәдә, 1 урынны –“Пионерлар“, 2 урынны – “Механиклар“, 3 урынны – “Механизаторлар“ яулады.
Ягез әле, егетләр!“ бәйгесе Апас урта мәктәбендә дә оештырылды. Биредә һәр класс җиңү өчен ярышты.
“Әти - әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне” Апас урта мәктәбендә узды.
Иске Йомралы авылында инде традициягә кергән хоккей уеннарыбыел да узды һәм киңрәк колач алды.
Рациональ, балансланган, тулы кыйммәтле, сыйфатлы һәм куркынычсыз туклану гармонияле үсешнең, физик һәм нерв-психик үсешнең, эшкә сәләтлелекне һәм өлгерешне арттыруның, балаларның һәм яшүсмерләрнең барлык яшь чорларына сәламәтлеген саклауның, физик һәм акыл үсешенең,кирәкле шарты булып тора.