30 сентябрьдә Апас Мәдәният йортында районкүләм ШТМ-шаяннар, тапкырлар, мәзәкчәннәр командаларының финал ярышлары үтте.
“Сәләт“ балалар иҗат йортында “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы-изге эшләр эстафетасы“ акциясенә йомгак ясалды.
Экология елы кысаларында, Каратун авыл җирлегендә агачлар утыртылды.
Пүчинкә авылына без быел бик җиңел, бик тиз барып җиттек.
Биеш авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан концерт булды.
Район “Туган як” музеенда 14 яше тулган бер төркем яшь апаслыларга паспортлар тапшырылды. “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясенең чираттагы бер бу мизгеле тантаналы шартларда үтте. Бу тантана-бәйрәмгә кадәр яшүсмерләр туганнары, дуслары белән бергә музейдагы яңа күргәзмәләр белән таныштылар, район үзәгенең матур, истәлекле урыннарында бергәләп фотога төштеләр.
Зур Күккуз урта белем биру мәктәбендә "Тыныч булсын дөньялар " исемле сыйныф сәгате узды. Укучылар тынычлык символларын искә төшерделәр, туган илләрен яратырга, кешелэргә бары тик изге эшләр кылырга сүз бирделәр. Чөнки һәрбер кеше өчен тынычлык -иң кадерле, иң изге, иң газиз олы сүз. Ә туган илебез ул бәхет йорты. Без аның тынычлыгын сакларга тиеш.
Апаста “Дулкын” бассейнында “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе спорт программасы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү ярышлары уздырылды.
2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу булды. Биредә 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр барган ташламалы язылу чорында “Йолдыз“га мөмкин кадәр халыкны күбрәк яздырту, язылу кампаниясен уңышлы үтәп чыгу бурычы куелды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев һәм “Йолдыз“ газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева катнашты.
Районда 14 яше тулган 4562 кеше Россия һәм Татарстан Бердәм идентификация һәм аутентифакация системасы (ЕСИА) хемәтеннән файдалана. Ул Апаста 2015 елның декабреннән гамәлгә керде. Бу бердәм электрон челтәрдә теркәлгән апаслылар санын 16899 кешегә җиткерү бурычы куела.