ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Тууына 80 ел уңаеннан Татарстанның атказанган агрономы Ринат Әхтәриев Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт Хатына лаек булды.

Казан шәһәрендә респбулика “Форпост“ җәмәгать тәртибен саклау отрядларының 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган слеты үтте.

Коррупциягә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән 2003 елдан бирле билгеләп үтелә.

Апас урта мәктәбендә Спартакиадага әзерлек максатыннан, волейбол буенча күнекмәләр башланды.

Дәвеш авылы егете Динар Латыйпов ерак Новосибирск шәһәрендә хезмәт итеп туган авылы Дәвешкә кайтты.

Буа шәһәрендәге “Теремок“ балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология буенча юнәлеш бирү“ дигән тема буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. 


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

7 декабрьдә Апас мәдәният йортында мөмкинчелекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары була.

Апас үзәк шифаханә вәкилләре  Гөлсинә Гайнуллина, шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина декабрьнең беренче декадасында Россиякүләм игълан ителгән “ВИЧСТОП” акциясе кысаларында Апас мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, эчкерсез һәм ачык сәламәтлек дәресе үткәрделәр. 

2016нчы елның 9нчы декабрендә 07.00 сәгатьтә  район хакимияте бинасының утырышлар залында   өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының  чираттагы  утырышы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International