Апас балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Муллаәхмәтова татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан мәктәп укучылары арасында зур-конкурс-акциянең районда киң колач белән үтүен хәбәр итә.
Аюкөйдергән авылында гомер кичерүче Фәһимә әби Шәрәфуллина олуг бәйрәмен каршылады.
Борнаш урта мәктәбе укучыларының ата-аналары өчен, балаларга профессионал юнәлеш бирү мәсьәләләренә багышлап, район Аграр көллияте укытучылары белән очрашу үткәрелде.
Нәүрүз бәйрәме район үзәгендә, елдагыча, зур оешканлык белән үтте. Күккүз, Болынбалыкчы, Каратун, Биеш үзешчәннәре Нәүрүз йолаларын үз эченә алган театральләшкән тамашаларын бик оста итеп уйнадылар.
Финанс грамоталылыгы атналыгы уңаеннан Иске Йомралы урта мәктәбендә Татфондбанк хезмәткәрләре белән очрашу узды.
Коштавылыннан Тәнзилә Хафизова район үзәгенең төзекләнүенә сөенә.
13 мартта районның һәрбер авылында, шул исәптән шәһәр тибындагы Апас поселогында үзара салым кертү буенча җирле референдум үтте.
Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кошлар безгә язлар алып килә” дигән кичә булды.
25 март көнне сәгать 8.00-12.00 аралыгында Апас җирле бүлегенең “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
18 март көнне, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында “Нәүрүз“ бәйрәме була.