Урта Балтай китапханәсендә журналист-язучы Мәрди Рафиковны искә алуга багышланган “Каләмем боекканда табигатькә барам“ исемле кичә үтте.
Апас дәүләт аптекасы фармацевт-дару җибәрүче Изилә Гыйззәтуллинаның эш күрсәткечләре “Таттехмедфарм” берләшмәсе буенча иң яхшысы дип табылды.
Халкыбызның милли йолалары белән якыннан таныштыру өчен Борнаш балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.
21 мартта Акхуҗа мәктәп укучылары Казан шәһәрендә 14 Халыкара Каюм Насыри исемендәге фәнни укулар эшендә катнашты.
“Татмедиа“ республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә “Татарстан китап нәшрияты“ республикабыз районнарында “Китап бәйрәме“ дип аталган зур әдәби-мәдәни чара үткәреп килә.
23 март көнне Олы Бакырчы мәдәният йортында "Яз килә-яз көлә" исеме астында кышны озату бәйрәме узды.
Яшьләр Кызыл туйларын билгеләп үтте.
-“Дулкын” бассейнына яратып йөрүчеләр арасыннан иң көчлеләрне сайлап алып, Чүпрәледә Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга багышланган мәктәп Спартакидасында җиңеп кайттык,-дип шатлыгы белән уртаклашалар тренерлар Динар Галиев белән Руслан Гайнуллин.
Казанда яшәүче Радик һәм Гүзәлия Гыймадиевлар Әнәле авылы мәчетендә Гакыйка Корбан ашы үткәреп, авылдашларының олы рәхмәтен ишеттеләр.
Апас балалар китапханәсендә олуг классикларының әсәрләреннән сәнгатле итеп өзекләр уку буенча “Тере классика” бишенче Халыкара конкурсның район этабы узды.