Марсель Шәйхелмөхәммәтов һәм Апас кызы Сиринә Бикчәнтәева Кызыл туйларын билгеләп үтте. Марсель – һөнәре буенча төзүче, Сиринә – паспорт-виза бүлегендә эшли. Яшь парларны котлыйбыз, тигез, матур гаилә тормышы телибез!
Апас ЗАГС бүлегендә Ындырчы авылы егете Динар Зәйнуллин һәм Кайбыч районы кызы Гөлия Назирова никахларын рәсмиләштерделәр. Яшьләр киләчәк язмышларын туган төбәгебез белән бәйләргә тели. Аларга саф мәхәббәт, якты киләчәк телибез.
Илфар Гайнетдинов гомерлек яры итеп классташы Алинә Бикмөхәммәтованы сайлады. Егет – газ хезмәткәре, кыз – мәдәният йортында эшли. Яшь гаилә киләчәктә районда төпләнеп калып, туган төбәгебезнең үсеше өчен өлеш кертәчәк.
Районыбыз тормыш-көнкүрешенең куркынычсыз һәм уңайлы булуын тәэмин итү өчен Апас электр челтәрләре коллективы зур көч куя һәм армый-талмый хезмәт итә. Электр челтәренең, энергетика корылмаларының ышанычлы булуын тәэмин итү һәр белгечтән зур һөнәри осталык, җаваплылык таләп итә. Хөрмәтле энергетиклар! Сезгә иминлек, саулык-сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын.
Рәшид Заһидуллин,
муниципаль район башлыгы.
Барыбыз да көтеп алган, борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче, байлык, муллык бәйрәме – Каз өмәсе быел аеруча үзгә бер күңеллелек белән үтте.
Әнәленең “Мөхәррәм” мәчетендә 19 декабрьдә зур очрашу-дини табын үткәрелде. 1996 елның 7 июнендә төзелеп халыкка иман нуры тарата башлаган бу мәчет турындагы альбомны тәкъдир иттеләр. Тарихи чыганакларга караганда, авылда 1900 елдан башлап Вафа хәзрәт, Гариф хәзрәт, Бари хәзрәт, Закир хәзрәт, Габделвәли хәзрәт, Вазыйх хәзрәт, Фарук хәзрәт, Рашат хәзрәтләр имам булып торганнар. Хәзер бу вазифаны Мостафа хәзрәт башкара. Болгавыклы 1929 елда авыл имамы Габделбари Гобәйдуллин хәзрәтне кулга алалар. Шул елны ук авыл уртасындагы мәчетнең манарасы киселә. Соңыннан бу бина 2014 елга кадәр авыл клубы вазифасын үти. Аның нигезендә шул ук елны Татарстан Президенты программа буенча яңа мәдәни үзәк төзелде.
Апас ял паркында үзәк чыршы урнаштыру эшләре бара. Ул 15 метрлы булачак!
“Алтын алка” Боз сараенда быелгы хоккей сезоны башыннан 5 районкүләм матч үткәрелде.19 декабрьдә- Апас бозында район үзәгенең “Т-34” һәм Борнаштан “Буревестник” командалары очрашты. 15:1 исәбе белән апаслылар җиңде. 26 декабрьдә “Алтын алка” да Апасның “Бөркетләр” белән Йомралының “Комета” хоккейчылары очрашачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 21 декабрьдә, һава торышының берникадәр бозылу ихтиамлы бар.
Апас авылы ветераннар Советы председателе Расыйх Латыйпов бер атна элек Дәүләки мәктәбе директоры Марат Ногмановка укучылар һәм укытучылар белән махсус очрашу кичәсе үткәрү теләген җиткергән иде.